Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кече бизнес

Эшмәкәрләрнең алтын йөзлегендә

Татарстанның йөз алтын эшмәкәре арасына Аксубай районында эшмәкәрлек эшенә нигез салучы эре эшмәкәрләрнең берсе Марс Гимадиев та керде. Узып баручы ел ахырында аңа Икътисад министрлыгыннан "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек - 2014" бәйгесе җиңүчесе" Дипломы тапшырылды. "Алтын" йөзлеккә керү өчен нинди юл үтәргә кирәк соң? -Әйтергә кирәк, мин каядыр эләгү, нәрсәдер...

Татарстанның йөз алтын эшмәкәре арасына Аксубай районында эшмәкәрлек эшенә нигез салучы эре эшмәкәрләрнең берсе Марс Гимадиев та керде.

Узып баручы ел ахырында аңа Икътисад министрлыгыннан "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек - 2014" бәйгесе җиңүчесе" Дипломы тапшырылды.
"Алтын" йөзлеккә керү өчен нинди юл үтәргә кирәк соң?
-Әйтергә кирәк, мин каядыр эләгү, нәрсәдер оту өчен махсус тырышмадым, - ди Марс Гимадиев.
Тыйнаклык - бу турыда барысы да беләләрдер - эшмәкәрнең уңышка илтүче төп сыйфаты. Ә тагын үз хыялын тормышка ашыру теләге - компьютерлар буенча үз бизнесын ачу. Бу хыялы аның пединститутның физика-математика факультетында укыганда барлыкка килә. Анда ул дуслары белән микросхемалар ябыштырган һәм тырышып төрле заманда кулланылышта булган компьютерларны өйрәнә. Тик хыялын гына тиз арада чынга ашыра алмый. Пединститутны тәмамлагач, авылда мәктәп директоры булып эшли, аннары мәшгульлек үзәге белгече, хастаханәдә медтехниканы ремонтлау мастеры һәм хәтта банкта да, ул елларда югары саналган хезмәт хакы алып, бүлек мөдире булып эшли. -Дөресен әйтәм, бу вакытта минем күңелемә нәрсәдер тынгы бирмәде - ди Марс. - Һәм мин барысын да ташлап, үз бизнесымны булдырырга дигән теләк белән билгесезлеккә чумдым.
Бизнеста бит берәүне дә беркем көтеп тормый. Мине күпләр аңламадылар - ул вакытларда кешене компьютер белән кызыксындыру мөмкин түгел иде, техника бары тик хәреф җыю өчен генә ясалган, Интернет яисә GPS ярдәме белән башкарыла торган статистик оешма отчетлары турында уйларга да мөмкин түгел иде. Минем ул вакытта көндәшләрем юк, тик мин финанс һәм менеджмент мәсьәләләре турында бер нәрсә дә белмәүче кеше буларак үз-үземә көндәш идем. Ярдәмгә, эшен калдырып, хатыным килде, - дип искә ала Марс Әхнаф улы. -Оешма һәм предприятиеләрдә күпләп компьютерлар урнаштыра башладылар, һәм эшләр югарыга үрли башлады.
Үз бизнесын бүгенге дәрәҗәгә күтәрү өчен эшмәкәр бик күп көч куйган - аның үз кибете, кафесы, үз бинасы канаты астында сервис үзәге бар, барлык өлкәләрдә дә җайга салынган компьютер челтәрләрен - сатудан алып локаль челтәр үткәрүгә кадәр - күзәтү видеокамералары һәм автосигнализацияләр урнаштырумы, эшмәкәргә күп нәрсәләрне башыннан үткәрергә туры килә. Шул исәптән өч еллык уңышлы хезмәттән соң бөлгенлеккә төшүне дә. Шуңа карамастан, эшмәкәр яңадан аякка баса алган, һәм монда ул үзенә ышанган кешеләрнең хезмәт өлешен дә күрә.
Бизнесын яңа баштан башлаган, әллә ничә кризис кичергән эшмәкәргә 2012 елда яңа гына эш башлаган эшмәкәрләргә методик ярдәм күрсәтүче Аксубай районы эшмәкәрләр советын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Әйтергә кирәк, Марс Гимадиев озак еллар халык тарафыннан сайланган Шәрбән авыл җирлеге советы депутаты булып тора.Ярдәмгә мохтаҗларга күңел байлыгыңны бүлеп бирү - бу Гимадиевның төп принцибы. Ул хәйрия ярдәме дә күрсәтә, үз кафесында балаларга хәйрия бәйрәмнәре оештыра, районда барган барлык хәйрия акцияләрендә катнаша, социаль учреждениеләргә, авыру балаларга булыша. Игелекләренең барысын да тыйнак кына яшереп кала, чөнки изгелек яшерен эшләнергә тиеш дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев