Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кече бизнес

Эшкуарлар беркайчан да ярдәмсез калмаячак

Район Советы утырышында авылда кече эшмәкәрлекне үстерү турында сөйләштеләр. Аны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Яңа эш башлаган һәм эшләп килүче фермерларга ярдәм итү, утырышның төп темасы булды. Утырышка уңышлы эшләп килгән кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, яңа эш башлаган фермерлар чакырылды. -Безнең районда эшмәкәрлек белән бер генә ел...

Район Советы утырышында авылда кече эшмәкәрлекне үстерү турында сөйләштеләр.



Аны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Яңа эш башлаган һәм эшләп килүче фермерларга ярдәм итү, утырышның төп темасы булды. Утырышка уңышлы эшләп килгән кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, яңа эш башлаган фермерлар чакырылды.


-Безнең районда эшмәкәрлек белән бер генә ел шөгыльләнмәгән тәҗрибәле фермерлар җитәрлек. Аларга дәүләт тә, район да ярдәм итте. Кризис елында бездә хәтта яңа гаилә фермалары пәйда булды. Авылда теләсә нинди эш - ат асрау белән дә, кошчылык белән дә шөгыльләнергә була, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.


Яңа Ибрай авылыннан Ильяс Сөләйманов фермасын мисал итеп китерде. Узган ел фермер киң колач алды - 50 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасы төзеде, бер сезонда дәүләткә 900 килограммга кадәр сөт тапшырды. Сөләймановның шәхси катнаш азык җитештерү цехы, җире, күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданнары бар.


Шулай ук Илдус Вафин, Марат Сафин да уңышлы гына эшләп киләләр. Егерме алты вәкилнең һәркайсы милекчелекнең кече формаларында - сөт җитештерүдә, мөгезле эре терлекләр симертүдә, кошчылык, сарык, ат асрауда актив эшлиләр. Күпчелеге үз производствосын үстерүгә дәүләттән субсидия алдылар һәм фермаларга кадәр юллар төзү программасына дә керделәр хәтта - дәүләт гаилә фермаларына керү юлларын норматив торышка китерүгә акча бүлеп бирә.


Киңәшмәгә 30 дан артык яңа эш башлаган фермер чакырылган иде, аларга экранда бүгенге көндә уңышлы эшләп килгән агросәнәгать комплексының кече һәм урта эшмәкәрләрен тәкъдим иттеләр.


Барлык планнарны да бер ел эчендә генә гамәлгә ашырып булмый. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, уңышлы эшләү һәм үсеш алу өчен, әйтик, 30 баш кына түгел, ә 50 һәм күбрәк терлек асрарга кирәк. Фермалар төзү өчен ул кул астында булган материаллардан файдаланырга киңәш итте, ә кайбер эшкуарларның шәхси пилорамалары бар. Дәүләт кризис елында да яңа эш башлаучыларны да, уңышлы эшләп килүче фермерларны да ярдәменнән ташламаячак. Районның икътисад бүлегенә фермерларга ярдәм программасында катнашуга 30 дан артык кеше гариза биргән инде.


Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев агросәнәгать комплексының кече һәм урта эшмәкәрләренә ярдәм программасы кысаларында республикадан бүлеп бирелгән финанс ярдәме тәртибе белән таныштырды.


-Узган ел биш кеше дәүләт ярдәме алды, алар фермалар төзү һәм терлекләр баш санын арттыруга зур суммада акча алдылар, - диде Рәис Галиев. -Проектны, бизнес-планны дөрес төзү генә җитми, аны Икътисад министрлыгында якларга да кирәк.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов ярдәм программасында катнашу шартларына җентекләп тукталды.
-Терлекчелек фермаларын үстерүгә грант алу программаларында катнашып, яңа эш башлаучы фермерлар - миллион ярым сумга кадәр, гаилә фермалары өч миллион сумга кадәр дәүләт ярдәме ала алалар, - диде Хәлил Хәлимов.


Безнең районда яңа эш башлаган һәм уңышлы эшләп килгән фермерларга гына түгел, шәхси хуҗалыкларында биш һәм аннан күбрәк савым сыеры асраучыларга да ярдәм күрсәтелә. Авыл җирлекләре советлары утырышларында саву аппараты сатып алуга 18 сертификат тапшырылган иде. Утырыш соңында сертификат ияләренә җитештерүче завод вәкиле киңәшләре һәм теләкләре белән саву аппаратлары өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев