Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туганнар каберлеге янында әтиләренең фотосурәте белән мәрмәр плитә урнаштырганнар

    Фашистлар Германиясен тар-мар итүгә барлык Совет халкы белән бергә якташларыбыз – аксубайлылар да зур өлеш керткәннәр.

    Соңгы мәгълүматларга караганда, Аксубайдан Ватанны сакларга хәрби комиссариат линиясе буенча һәм үз теләкләре белән 702 кеше киткән, 338е яраланып һәм контузия алып кайткан.

    Бу сугыш миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрендә төзәлмәслек тирән яра булып саклана. Алар дөнья масштабындагы батырлык кылдылар, һәм безнең аларның исемнәрен онытырга хакыбыз юк. Аларның күбесенең исемнәре кабер ташларына язылган, әмма без белмәгәннәр, хәбәрсез югалганнар да бар. Әмма без, һәлак булган геройларның варислары, аларның исемнәрен истә тотарга һәм сакларга тиеш.

    Безнең Янилкиннар нәселеннән сугышта 15 кеше катнашкан, шуларның 5се генә әйләнеп кайткан, 10сы яу кырында башларын салган. Төрле елларда сугыш фронтларында һәлак булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы мәгълүматларны эзләү эшләре белән шөгыльләнеп, мин һәрвакыт 1902 елда туган, Калинин фронты составында Ватаныбыз башкаласы – Мәскәүне саклауда катнашкан әтием Андрей Григорьевич Янилкинның җирләнгән урынын табу турында хыялланып яшәдем.

    Әти 53 армиянең 166 укчылар дивизиясендә 517 укчылар полкында сугышкан. Мәскәү һәм Ленинград өлкәләренең берничә шәһәрләрен азат итүдә катнашкан. Әти сугышкан дивизия Солигер күле артындагы урманда туплана һәм, траншеяларда дошманны тар-мар итү һәм алар контролендә булган биеклекне яулар өчен, шул ук көнне сугышка кертеп җибәрәләр. Җирлек ачык булганлыктан безнең траншеялар күренеп торган. Кемдер башын тыгуга ук фашистлар ут ачкан. Әтинең полкташы Пимка Файзуллович сөйләвенчә, әти яраланган иптәшенә ярдәм итәргә тели, әмма берничә метр да шуышып бара алмый, немец снайперы аның муенын яралый. Сугышчылар аны траншеяга төшерәләр, ярасын бәйлиләр һәм ашыгыч рәвештә медсанбатка, ә аннан 202нче күчмә кыр госпиталенә озаталар, әти анда каны начарланудан вафат була.

    Мин берничә еллар әтием Андрей Григорьевич Янилкинның һәлак булган һәм җирләнгән урынын табу идеясе белән янып яшәдем. 1942 ел вакыйгаларының датасы һәм урыны турында каршылыклы мәгълүматлар булды. 2017 елның августында без әтинең җирләнгән урынын эзләү буенча юлга чыгу турында килештек.

    25 августта миңа Чабаксардан улым Евгений шалтыратты һәм оныкларым: подполковник Александр, майор Григорийның отпуск алуларын һәм әти җирләнгән урынга барырга теләүләре турында хәбәр итте. 26 августта мин Чабаксарга юл тоттым.

    Аннан Новгород өлкәсенә, Сысоево авылына киттек. Җирле послушница Иринаның сүзләренә караганда, элек бу мәктәп, медицина пункты, почта бүлеге белән 40 хуҗалыклы зур авыл булган.

    Без барган вакытта анда нибары 3 йорт бар иде, анда берничә өлкән яшьтәге кеше гаять авыр шартларда яши иде. Послушница Ирина безгә мәрхәмәтле булды һәм һәлак булган сугышчылар җирләнгән урынны кулы белән урманга таба юнәлтеп күрсәтте һәм без шул якка киттек…. Кеше буе үскән үлән басып алган урманда блиндажлар, окоп эзләре, исемсез каберлекләр, юан мүк белән капланган таш өемнәре генә калган. Ирина сүзләренчә, «койма белән әйләндереп алынган» урынны эзләдек.

    Бик озак эзләдек… Евгенийның: «Таптым!» дигән сүзен ишетеп, «Геройларга Мәңгелек Дан» дигән язу белән калын чылбыр белән әйләндереп алынган һәйкәл янына килдек. Бу урында җирләнгән сугышчыларның исемнәре язылган мемориаль плитә юк иде.

    1942 елның июлендә безнең гаиләбез Аксубай район хәрби комиссариатыннан хәбәр ала, анда Аксубай районы, Беловка (чынлыкта Аксубайда туыпүскән) авылы кешесе, кызылармияче Янилкин Андрей Григорьевич, ППГ2202 дә (башка мәгълүматларга караганда ХППГ 4210) җәрәхәтләрдән вафат булган һәм Новгород өлкәсенең Марево районы Сысоево авылында җирләнгән, дип язылган.

    Интернет киң лек ләрендәге мәгълүматларда, бу туганнар каберлегендә 62 кызылармияче, исемнәре һәм сугышчан званиеләре, үлгән даталары, җирләнгән урыннары яисә яңадан җирләнгән зират участогы күрсәтелеп җирләнгән, дигән сүзләр бар.

    Шул ук послушница Ирина сүзләренчә, туганнар каберлеге янында менә берничә ел инде берәү дә күренмәгән. Аның тирә-юне куе үлән белән капланган, хәтта җирле халык арасында да аның турында белүчеләр аздыр, чөнки каберлеккә бернинди күрсәткечләр дә юк.

    Бу, һич тә шулай булырга тиеш түгел. Һәлак булган сугышчылар җирләнгән урыннарны эзләүне дәвам итәргә кирәк. Минем уйлавымча, яшьләр арасында мондый сәфәрләрне төрле яклап пропагандаларга кирәк.

    2018 елда без янә әти каберенә бардык. Һәм туганнар каберлеге янәшәсендә аның фотографиясе белән мәрмәр плитә урнаштырдык.

    Хөрмәтле укучылар, сез яисә туганнарыгыз Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якыннарыгызның каберләрен зиярәт кылган булсагыз, бу турыдагы мәгълүматларны редакция белән дә уртаклашыгыз – без аларны сайтта яисә газетада бастырачакбыз. Сезнең фронтовик турындагы хәтер гасырлар буена саклансын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: