Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Әтиләре белән 77 елдан соң хушлашканнар

Апалы-сеңелле – Зинаида Инзерева һәм Нина Шапкина Бөек Ватарн сугышы вакытында һәлак булган әтиләренең каберендә булганнар. Җирләү урынын эзләү белән оныклары Сергей Инзерев һәм Михаил Шапкин шөгыльләнгән.

Константин Григорьевич Миронкин 1912 елда туган. Гаилә корыр вакыт җиткәч Мария Радионовна Янилкинаны хатынлыкка ала. Бәхетле никахта кызлары Зина һәм Нина дөньяга килә.

Миронкиннарның гаилә бәхете озакка бармый. Сугыш башлану турындагы хәбәр аларның да ишеген кага. Гаилә башлыгы 1941 елның 26 августында Аксубай хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. Хатыны Мария, кызлары – алты яшьлек Зина бер яшьлек Нина өйдә ир-ат яклавыннан башка калалар.

– Әтине фронтка озатканны хәтерлим. Бу көн мәңгегә минем хәтеремдә уелып калды, – дип сөйли Константин Григорьевичның олы кызы Зинаида. – Урамда хатын-кызлар, балалар бик күп иде. Барысы да ир-атларны сугышка озатырга бардылар. Әти зәңгәр сатин күлмәктән, аягында – кәлүш иде. Ул вакытта мин аны соңгы тапкыр күрәм дип уйламадым.

Константин Миронкин сугышның беренче айларын 238 укчылар дивизиясенең 843 укчылар полкы составында уза. Укчылар батальоннарына һәм артиллерия батареяларына Туланы саклау йөкләнә. 1941 елның декабрендә Тула өлкәсенең Ботня авылы янында барган каты сугышлар зур югалтулар китерә. Шулай да совет гаскәрләре дошманга каршы торалар. Алар Спас-Канино-Нарышкино-Даниловка юнәлешендә һөҗүм ясыйлар. Бу авыр канкойгыч бәрелешләрдә Константин Миронкин каты яралана. Ә бераз вакыттан соң солдатның кече ватанына кара кәгазь җибәрелә. Хатта Константин Миронкин 1941 елның 16 декабрендә Тула өлкәсе Алексинск районы Пирогово авылы госпиталендә вафат булды, дип хәбәр ителә.

Мария Радионовна сугыштан соң тагын бер кат тормышка чыга. Иренең һәлак булуы турындагы хатны ул озак еллар кадерләп саклый. Аңа тормыш иптәшенең каберенә барып, аның белән хушлашу мөмкинлеге тумый. 77 ел узгач моны аның өчен кызлары Зинаида Инзерева һәм Нина Шапкина эшлиләр.

– Мин бабайның сугышта һәлак булуы турында белә идем. Әни безгә бу турыда бер генә тапкыр сөйләмәде. Тик без аның кайда җирләнгәнен төгәл белми идек, – дип сөйли Зинаиданың улы Сергей Инзерев. – Мин хәрби комиссариатта, архивлардан мәгълүмат эзләдем, әмма болар нәтиҗә бирмәде. Шунда мин икетуган абыем Михаилдан ярдәм сорарга булдым. Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган Кызыл армия сугышчылары турында мәгълүматлар булган популяр сайтларда бабайның җирләнү урынын эзләүгә кереште.

Алар сорауга тиз арада диярлек җавап табалар. Бабалары турында шәхси мәгълүматка ия булган һәм кулларында аның һәлак булуы турында кара кәгазь булган Сергей һәм Михаил таләп ителгәннәрнең барысын да табалар. Беренчел җирләү урыны – Пирогово авылындагы госпиталь, аннан Казначеево авылына күчереп җирләнгән булуы билгеле була. Әмма, соңрак кызылармияче Константин Миронкинның – Алексинск районы, Буныревск авыл җирлеге, Ботня авылы, 11 нче номерлы туганнар каберлегендә җирләнгән булуы ачыклана.

Сергей Инзерев, бу яңалык турында әнисенә сөйләп, ашыгыч рәвештә юлга чыгарга дигән карар кабул итә. Ул абыйсы Михаилны бергәләп бер машинада барырга үгетли. Алар әниләрен аларның әтиләренең каберенә алып килеп, аларга аның белән хушлашу мөмкинлеге бирер өчен генә мең чакрымнан артык юл узалар. Кабер ташында 206 исем арасында Константин Григорьевич Миронкинның да исеме була. Ул 29 яшендә һәлак булган.

–Хәзер сугыш вакытында югалган туганыңны табу күпкә җиңелрәк. Барысы да электрон һәм озак вакыт архивларда утыру кирәкми. Бары тик фамилиясен, исемен, туган елын һәм чакырылу урынын гына белергә кирәк, – ди һәлак булган солдатның оныгы. – Без бабай турында мәгълүматларны бик тиз таптык, әмма, кызганычка каршы, аның ике энесе – Порфирий һәм Василийның кайда җирләнгән булуын әлегә кадәр төгәл белмибез. Бу билгесезлек тә кайчан да булса ачылыр дип өметләнәбез. Үз тамырларыңны белү, хәтерләү, аларның батырлыгын данлау һәм тыныч күк йөзе өчен аларга рәхмәт әйтү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев