Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әтиле-уллы Тимирясовлар бер үк вакытта төрле фронтларда сугышканнар

    Бүгенге көндә районда Бөек Ватан сугышының бердән-бер шаһиты булган Елисей Тимирясовның тормыш юлы Ватаныбызның тарих битләренә керергә лаек.

    Тимирясов Мурза.

    Ул илдә гражданнар сугышы барган вакытта туган, балачагы – күмәк хуҗалыклар оешу чорына, яшьлеге – Икенче бөтендөнья сугышы вакытына, ә олыгайган еллары социализм үсеше елларына туры килгән.

    Тимирясов Иван

    Елисей Тимирясов 1923 елның 15 ноябрендә Ерыклы авылында туа. Кечкенәдән үк китап уку аның яраткан шөгыле була. Авылда Тимирясовлар йортындагы кебек төрле әдәбият беркемдә дә булмый, әтисе Мурза Ендерюкович, үз вакыты өчен мәгърифәтле кеше буларак, улларын тәрбияләү һәм укытуны үзенең иң мөһим бурычы дип саный. Ул теләсә кайсы эшне – авыл советы рәисе буларак та, Биләр Җир комитеты постында да зур җаваплылык белән башкара.

    Туры фикерле, принципиаль, курку белмәс кеше буларак, ул бу сыйфатларны балаларында да тәрбияләргә тырыша.

    Әйтик, 1934 елда кулаклар Биләр районының алдынгы «Гигант» колхозы рәисен юк иткәч, ул аны җитәкләүне үз өстенә алырга да курыкмый. Шул ук вакытта позицияне дә бирми.

    Соңрак аны Иске Тимошкинога МТС (машина-трактор станциясе) җитәкчесе итеп җибәрәләр. Сугыш башлануга ук Мурза Тимирясов фронтка, Елабуга мәктәбен тәмамлаганнан соң, политрук буларак китә. Күп еллардан соң Елисей Мурзич әтисе күмелгән урынны таба.

    Елисей сугышка 1942 елның апрелендә китә. Тимирясовлар фашистларга каршы бер үк вакытта, әмма төрле фронтларда сугышалар: әтисе – Көнбатыш фронтта, уллары – Елисей 1нче Белоруссия фронты, Иван – 3 нче Украина фронты составында. Бер-берсе турында берни дә белмиләр. Мурза Тимирясов Ржев «иттарткычына» эләгә һәм җиде мең сугышчан иптәше белән бергә яу кырында башын сала. Алар – мәңгегә күзләрен йомган сугышчылар ярты ел кар астында яталар. Бары 1943 елның мартында, кар эрегәч кенә, аларның мәетләрен туганнар каберлегендә җирлиләр.

    Әмма уллары бу хакта бик соң гына беләләр. Берлиндагы Трептов паркында «Байракны үбүче офицер» барельефы тора. Скульптор Вучетич соңгы көрәш геройларын сугышчылар ташында гәүдәләндергән. Ул офицер Иван Тимирясов була.

    Елисей Мурзич әтисе җирләнгән туганнар каберлегенә дә бара. Елисей Тимирясов танк командиры сыйфатында 9 механикалаштырылган бригаданың 46 танк полкы составында КурсуньШевченко, Ясно-Кишенев операцияләрендә катнашкан.

    Румынияне азат итү өчен барган сугышларның берсендә яралана. Елисей Мурзич туган ягына кайткач, 1945 елдан 1947 елга кадәр Аксубай урта мәктәбендә хәрби җитәкче булып эшли, 1947 елдан 1963 елга кадәр тарих фәнен укыта, 1963 елдан 1984 елга кадәр сигезьеллык мәктәптә завуч булып эшли.

    1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985 ел), “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

    17 ел дәвамында, 2004 елга кадәр Елисей Мурзич район ветераннар Советын җитәкләде, үзенең активлыгы һәм битарафсызлыгы белән ул, яшь узган еллар белән түгел, ә күңел халәте белән исәпләнүен раслады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: