Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны юбилеен билгеләп үтте

Маргарита Николаевна Жарковага 90 яшь тулды.

Юбилей көнендә аны район башлыгы Камил Гилманов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов котлаулар юллады.

– Республика Рәисеннән, район җитәкчелегеннән истәлекле дата белән котлаулар кабул итегез. Без сезнең буын – батыр, көчле рухлы кешеләр, чын геройлар һәм иҗат итүчеләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сез кыенлыклардан беркайчан да курыкмадыгыз, эшнең уңасына, үз-үзегезгә һәм иптәшләрегезгә ышандыгыз, Ватанга намус белән хезмәт иттегез, – дип билгеләп үтте юбилярны котлап район башлыгы Камил Гилманов.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән котлау телеграммасын депутат ярдәмчесе Ольга Миронкина ирештерде. Олег Викторовичтан юбилярга җылы котлаулар белән бергә чәчәк бәйләме һәм бүләк тә тапшырылды.

Маргарита Николаевна туган көнен Ватанны саклаучылар көне алдыннан билгеләп үтте. Жарковлар гаиләсе өчен бу истәлекле көн. Маргарита Николаевна тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Иванович Жарков белән 66 ел кулга-кул тотынышып яшәделәр. Десантчы ире 42 тапкыр парашюттан сикергән! Кызганычка каршы, ветеран җиде ел элек вафат булган. Тик бүгенге көнгә кадәр дә Жарковлар гаиләсе аксубайлылар хәтерендә үрнәк гаилә булып саклана, анда барыннан да бигрәк әхлакый кыйммәтләр – бер-берсенә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм ихтирам хисе сакланып килде. 2014 елда аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылуы очраклы түгел.

Маргарита Николаевна Чистайда укытучылар гаиләсендә дөньяга килә – аларны безнең районга, Савгач авылына җибәрәләр. Юбилярның балачагы бу авылда уза. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, үсмер кыз Чистайга бухгалтерлык курсларына укырга керә. Ил аякка нык басып, кешеләр бәхетле тормыш белән яши башлаганчыга кадәр ачлыгын да, ялангачлыгын да кичерергә туры килә.

– Унҗиде яшемдә мин Николай Жарковка кияүгә чыктым, ул бик ышанычлы кеше иде. Унсигез яшем дә тулмаган иде, олы кызым Галя дөньяга аваз салды, аннары икенчесе Татьяна туды. Шулай итеп еллар үтте, бер-беребезне хөрмәт итеп, бик тату яшәдек, хәтта бер генә тапкыр ачуланышканыбыз да булмады. Барыгызга да 90 яшькә кадәр яшәргә телим, ә аннары Аллаһы Тәгалә ничек куша, шулай, – дип теләде юбиляр.

90 елга сузылган тормыш юлын күз алдыннан уздырып, ул үтелгән гомер еллары өчен шатлана. Ә бу бәхет түгелме! Ул һәр көнне, урамнар буйлап йөргәндә, ул хәзер инде туган бистәсенә әверелгән бистәнең ничек төзекләнүен күреп ихластан шатлана.

Маргарита Жаркова районда тәҗрибәле бухгалтерларның берсе була. ПМКга нигез салынган көннән алып, әлеге оешмада 20 ел баш хисапчы булып эшли – бу район өчен зур төзелеш еллары, предприятие эшчеләре өчен дистәләгән фатирлар, җитештерү биналары төзелгән чор була. Барлык финанс җаваплылыгы, хисаплар бухгалтерга йөкләнә. Әмма Маргарита Николаевна үз эшен ярата һәм аны бернинди авырлыклар да куркытмый. 49 еллык бухгалтерлык стажы дәвамында юбилярга “Сельхозтехника”да да, сәүдә өлкәсендә дә эшләргә туры килә, ә лаеклы ялга чыккач ул БТИда тугыз ел хезмәт куя. Аны һәркайда тәҗрибәле, эш сөючән һәм намуслы кеше буларак игелекле сүз белән искә алалар.

Бистәдә ачык күңелле, игелекле, ярдәмчел Маргарита Николаевнаны күпләр белә. Кешеләр аңа һәрвакыт тартыла. Жарковлар күршеләре белән тату яшиләр, якташлары белән бакчачылык һәм яшелчәчелек тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Аларның йорты һәрвакыт кунакчыл һәм ачык. Юбилей көнендә Маргарита Николаевнаны олуг юбилее белән котларга туганнары, танышлары, күршеләре килде, хәтта Когалымнан оныгы Александр да кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев