Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Әнисе рельска ятып елаган: улы шул юлдан сугышка киткән һәм әйләнеп кайтмаган

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Габдулла Вәлиуллинның туганнары 2022 елның 8 маенда гына аның кайда җирләнгәнен беләләр.

Район газетасы редакциясенә геройның туганы Миңнегөл Сафиуллина (Төхвәтуллина) шатлыгын уртаклашырга теләп мөрәҗәгать итте – гаилә хәбәрсез югалган дип саналган фронтовик язмышы турында белгән. Кайсы гына инстанцияләргә мөрәҗәгать итсәләр дә, һәр җирдә хәбәрсез югалган дип җавап бирәләр. Ләкин 2022 елда Җиңү көне алдыннан аның батырларча һәлак булуы һәм Псков өлкәсендә җирләнүе турында хәбәр алалар.

Вәлиуллин Габдулла Зәйнулла улы 1918 елда Карасу авылында туган. 1938 елда Кызыл Армиягә чакырыла. Туган авылыннан чыгып киткәндә аңа 20 яшь кенә була. Бу вакытта инде өйләнгән һәм әти булырга өлгергән була. Ул киткәч, нарасый үлә, ә хатыны Пионер авылындагы әтисенең йортына кайта. 1941 елның 23 июнендә аны фронтка җибәрәләр. 198 нче укчылар дивизиясенең 1027 нче укчылар полкының кече лейтенанты дошман белән батырларча көрәшә. Бу хакта Бүләкләү кәгазе дә сөйли.

“1944 елның 19 гыйнварыннан 20сенә каршы төндә лейтенант Вәлиуллинга дошманның ут нокталарын барлау бурычы йөкләнә. Ул тимер чыбыклы киртә аша чыгып, дошман оборонасы сызыгын үтеп, засадада утыра. 3 сәгать 45 минутта, ике патрульдә торучы фашистны күреп, аларның якынайганнарын көтә һәм граната ыргыта. Граната шартлау дулкыны ике фашистны да юк итә. Ул дошман оборонасы турында документларны һәм мәгълүматларны кулга төшерә. 1944 елның 1 мартында Беловодск авылы өчен барган сугышларда катнашып, лейтенант Вәлиуллин үз взводын һөҗүмгә күтәрә һәм беренче булып авылга бәреп керә. Бу сугышта ул шәхсән 10нан артык фашистны юк итә. Лейтенант Вәлиуллинны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. 1021 нче укчылар полкы командиры полковник Репин”.

1944 елның 15 мартында сугышчы бу орден белән бүләкләнә. Безнең якташыбыз ике айдан соң, 1944 елның маенда Псков өлкәсенең Псков районын азат итү өчен барган сугышларда һәлак була. Һәлак булган сугышчының әнисе Фәйрүзә Гыймади кызы гомере буе улын сугыштан көткән. Сеңелләре өчен дә бу кайгы юанычсыз була, алар яраткан абыйларын мәңгегә югалталар һәм аның кайда җирләнүе турында белмичә, бакыйлыкка күчәләр. Ләкин туганнары, озак эзләнүләрдән соң, абыйлары турындагы хакыйкатьне белә алганнар.

Миңнегөл Сафиуллина 1965 елда әнисенең (үлеменә өч ел калганда) Нурлатта булуын һәм беренче тапкыр тимер юлны күрүе турында сыкранып сөйләде. Ул рельска ята һәм улының бу юлдан китеп, кире кайтмавын такмаклап үксеп елый.

– Әбиебезнең вафатына 56 ел, без, оныклары, аны югалткач та бик кайгырдык. Без беркайчан да хәбәрсез югалган абыебыз турында онытмадык. Аллаһы Тәгалә безгә аны табарга ярдәм итте. Мин Псковка шалтыраттым, гыйбадәт йортын таптым. Безнең үтенечебез буенча шәһәр имамы Рамазан туганнар каберлегенә барды, догалар укыды, миңа туганнар каберлеге фотосын җибәрде. Безгә абыйны табарга ярдәм иткән, тарих пәрдәсен ачкан һәркемгә рәхмәт. Барысы алдында да түбәнчелек баш иям

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев