Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Урак алдынгысы – танылган комбайнчы

Аксубай районында урып-җыю эшләре лидеры – Җәүдәт Сафиуллин.

Аксубай районында 43596 гектарда бөртеклеләрне җыеп аласы бар.

– Районда 14271 гектар мәйданда көзге культураларны урып-җыю эшләре тәмамланган дияргә була. Арпа, борчак суктыру актив бара, сабан бодаен җыеп алуга керештеләр. Параллель рәвештә хуҗалыкларда рапсны урып-җыялар. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 17,3 центнер тәшкил итә, 43842 мең тоннадан артык яңа уңыш ашлыгы суктырылган, – дип шәрехләде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов. – Бу эштә Җәүдәт Сафиуллинның да казанышы бар.

Ул үзенең «Нью Холланд» дала корабында 1433 мең тоннадан артык яңа уңыш ашлыгы суктырган. 

Җәүдәт – танылган, тәҗрибәле комбайнчы, күп еллар дәвамында аның исеме безнең район газетасы битләреннән төшми. Быелгы урак аның өчен 34 нчесе булды.

Ул – игенчеләр династиясеннән, үзенең хезмәт эшчәнлеген комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган. СК-4, «Колос», «Сибиряк» комбайннарында эшләгән. Һәм менә ундүртенче ел инде ул «Нью Холланд» комбайнында «Аксу Агро» агрофирмасы кырларында уңыш язмышын хәл итә. Хәзер ул рапс җыюда катнаша. 

Ышанычлы иптәш, үрнәк гаилә башлыгы –Җәүдәт Сафиуллин турында хезмәттәшләре әнә шулай диләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев