Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Медикларны котладылар

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан табигатьнең матур бер почмагында урнашкан чишмә янында сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Медицина хезмәткәрләре көне белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров кайнар котлады.

– Ихлас йөрәктән чыккан тәбрикләү сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм тәҗрибәгез, нечкә күңелегез һәм фидакарьлегегез медик һөнәрен җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек  һөнәр итте. Заманалар үзгәрә, әмма  табибләрнең һәм шәфкать туташларының кайгыртучанлыгы һәм игелекле йөрәкләре генә үзгәрми. Бу сыйфатлар медикларның буыннан-буынга күчеп килгән төп һөнәри нигезен тәшкил итә.  Безнең район кешеләренең сәламәтлеге һәм гомере – табибме сез яки шәфкать туташымы, санитарка яки машина йөртүчеме, фельдшермы яки хисапчымы – сезнең һәркайсыгызның  үз урынында башкарган хезмәтенә бәйле. Ихластан сезгә  оптимизм, һөнәрегез өчен горурлык хисләре кичерүегезне телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен  стоматология бүлеге мөдире Резидә Хөсәенова Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гомуми практика табибе Галина Копаневага һәм педиатр Екатерина Воронинага Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Рәхмәт белдерелде. Аксубай үзәк район хастаханәсе табиб-педиатры Раиса Корольковага һәм Пионер ФАП мөдире Нина Зиновьевага озак еллар фидакарь хезмәт куйганнары өчен район җитәкчелегеннән Мактау грамоталары тапшырылды. Шәфкать туташлары Фәнисә Мостафина һәм Наталия  Копанева Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бүлек мөдире, табиб-лаборант Лидия Черноруковага, шәфкать туташлары Оксана Сулиманкинага, Фәйрүзә Нәсыйбуллинага, Зөлфирә Хәмитовага, Гөлсирә Мифтәховага, акушер Миләүшә Сафиуллинага, Татар Сөнчәлесе авылының ФАП мөдире Наталия Новиковага, эш биналарындагы тәртип өчен җаваплы Гөлкәй Фәхриевага, икътисадчы Надеҗда Хангельдыевага, машина йөртүче Евгений Бокаревка район үзәк хастаханә җитәкчесе исеменнән Мактау грамоталары тапшырылды. Табиб-педиатр Лилия Рәхимовага, шәфкать туташлары Галина Сулейманкинага, Алия Воронинага, Анастасия Исаншинага, Наталия Капитоновага, Галина Кабидовага, Марина Ихтоновага, Иске Ильдеряк ФАП мөдире Вадим Карповка, акушерка Гүзәл Сәлаховага, буфетчы Любовь Жарковага, эш биналарындагы тәртип өчен җаваплы Руфия Туктаровага, санитарка Людмила Уфандеевага район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерелде.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше  ихлас, дустанә мохит белән алышынды. Медиклар өчен күңел ачу программасы оештырылды. Бәйрәм ачык һава астында корылган мул табын артында тәмамланды. Бу көнне һава торышы медицина хезмәткәрләренә мәрхәмәтлек күрсәтте, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки бу иң  шәфкатьле һөнәр ияләре бәйрәме иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев