Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өлкәннәргә кадер-хөрмәт

    Яңа Ибрайда Госман Мирсәетовичларның зур, якты йортында Гилмановларның дүрт буыны яши. Гаиләдә быел 101 яшен тутырган әниләре -Хәдичә Әхмәт кызына хөрмәт зур. Әлеге йортта бәхет касәсе тулып ташыган дияргә була, әниләре балаларының һәм оныкларының кайгыртуын, игътибарын тоеп, алар белән аралашудан тәм табып яши. Кайчандыр өч баласын ач калдырып, фронтта югалган...


    Яңа Ибрайда Госман Мирсәетовичларның зур, якты йортында Гилмановларның дүрт буыны яши.
    Гаиләдә быел 101 яшен тутырган әниләре -Хәдичә Әхмәт кызына хөрмәт зур.



    Әлеге йортта бәхет касәсе тулып ташыган дияргә була, әниләре балаларының һәм оныкларының кайгыртуын, игътибарын тоеп, алар белән аралашудан тәм табып яши. Кайчандыр өч баласын ач калдырып, фронтта югалган ирен сагынып төннәр буе күз яше түгеп чыккан, ә иртән билбавын кысып бәйләп, кабат колхоз фермасына эшкә ашыккан вакытлар артта калган инде...
    Ә бит ул улларын ачлыктан саклап калып, аларны бер ялгызы тәрбияләп үстерә. Ире Мирсәет әсирлеккә төшеп, Германиядә вафат була. Хәдичә башка кеше белән тормыш кормый.
    Колхозда төрле эшләрдә тырышып хезмәт куя, күбрәк чөгендер эшкәртүдә эшләргә туры килә. Ә бу файдалы да була- «саф» акча да, шикәр комы да бирелә. Шулай да өч баланы ялгыз гына аякка бастыру җиңел булмый. Татарстан хөкүмәтенең йөз яшьлек чикне үткән гражданнарга игътибар күрсәтергә карар кылуы очраклы түгел. Аларның буыны Бөек Ватан сугышында Ватан бәйсезлеген яклап көрәште-кемдер яу кырында кан койды, кемдер иген басуларында көнне төнгә ялгап хезмәт куйды...
    ...Хәдичә Әхмәт кызы район вәкилләре-социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм социаль хезмәт күрсәтү Үзәге директоры Рузилә Бәшированың килүенә балаларча шатланды. Ә аларның нинди йомыш белән килүләрен белгәч, чиксез рәхмәтен белдерде.
    Республика хөкүмәт бүләген кабул итеп алганчы, өйдәгеләрнең барысын да җыеп утыртып, дога кылдылар.
    -Безнең әбинең биш вакыт намазны калдырганы юк,-дип сөйли Хәдичә Әхмәтовна турында аның оныгы Шамилнең тормыш иптәше Румия Исламовна.-Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һәрвакыт зиһенендә, үзенең үткәне турында да ул бөтен нечкәлекләрен искә алып сөйли, бер генә вакыйганы да төшереп калдырмый. Миңа кечкенә кызымны үстерешергә дә ярдәм итәргә тырыша. Аның кече сеңлесе Газилә апаның безнең белән бергә яшәве дә безгә шатлык өсти. Барыбыз да аның турында кайгыртып, аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Өлкән яшьтәге гражданнарга ихтирам күрсәткәне өчен республика хөкүмәтенә рәхмәтебез чиксез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: