Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Комбайнчыдан – генералга кадәр

Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. Узган биш елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга бәйле яңа бурычлар кабул ителә. Игелекле эшләр арта бара. Емелькино авыл җирлегендә 1189 кеше яши. Соңгы елларда аның территориясендә күп кенә уңай якка үзгәрешләр булды. Яңа Чуаш Адәмсуы авылында файдалануга тапшырылган - яңа...

Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә.


Узган биш елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга бәйле яңа бурычлар кабул ителә. Игелекле эшләр арта бара.
Емелькино авыл җирлегендә 1189 кеше яши. Соңгы елларда аның территориясендә күп кенә уңай якка үзгәрешләр булды. Яңа Чуаш Адәмсуы авылында файдалануга тапшырылган - яңа типтагы ФАП бинасы, Емелькинода мәдәният учагын, авыл җирлеге администрациясен, китапханәне үзенә сыйдырган күп функцияле үзәк - мөһим һәм зур билгеләнешкә ия объектлар. Иске Чуаш Адәмсуы авылындагы төзекләндерелгән чишмәгә дә халык сөенеп туя алмады. Авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга бәйле эшләр дәвам итә. "Чиста су" республика программасы буенча скважиналар борауланган, Емелькинога суүткәргеч челтәрләре салу эше алып барыла.
ххх
Трудолюбово авыл җирлеге территориясендә 652 кеше яши. Биш ел элек халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча билгеләнгән бурычларның күбесе үтәлгән, бер өлеше буенча эшләр дәвам итә. Башкарылган эшләр: Алга авылына кадәр һәм авыл эчендә, Трудолюбовода ике урамга, Культура авылына кадәр юллар салынган, "Чиста су" республика программасы буенча Культура һәм III Интернационал поселокларында су белән тәэмин итү җайга салынган. Трудолюбовода яңа мәчет төзелә, авылларны яктырту программасы буенча өч километр озынлыгында бишенче үткәргеч сузылган һәм үзәк биләмәдә 20 яктырткыч урнаштырылган.
ххх
Сөнчәле авыл җирлегендә 642 кеше яши. Соңгы биш елда уңай якка үзгәрешләр күзәтелде. Башкарылган эшләр: Сөнчәле клубы өчен аппаратура сатып алынган, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзелгән, таймер һәм санагычлар белән урам яктырткычлары пәйда булды, 150 мең сумлык "Яшә, Чишмә, яшә" проекты грантына төзекләндерелгән чишмә Кече Сөнчәле халкын һәм кунакларны сөендереп тора. Шулай ук Сөнчәле авылының православие чиркәве төзекләндерелгән, аңа чаңнар урнаштырылган, койма белән әйләндереп алынган, кочегарка төзелгән. Сөнчәлеләр 200 мең сумлык тагын бер грант оту бәхетенә ирештеләр. Әлеге акчага Сөнчәле авылы үзәгендәге Җиңү паркында яңа обелиск пәйда булган. Сөнчәле җирлеге авыл җирлекләренең яңа елга әзерлек бәйгесендә район призеры булды. Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу - соңгы көннәрдә тагын бер шатлыклы вакыйгага әверелде.
ххх
Шәрбән авыл җирлегендә 435 кеше яши. Халык аз яшәгән әлеге муниципаль берәмлек территориясендә дә соңгы биш елда үзгәрешләр булмый калмады. Күптән түгел балалар бакчасы мәктәп бинасы түбәсе астына күчте, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган һәйкәл дә яңа төсмер алган. Узган елларда авылның фельдшер-акушерлык пункты ремонтланган, суэтем башнясы урнаштырылган, Совет урамында суүткәргеч яңартылган, үзәк урам буйлап (Вафиннарның гаилә фермасына кадәр) 700 метр озынлыкта бетон юл салынган, авыл мәдәният йорты коймасы алмаштырылган, зират төзекләндерелгән. Авылдагы икенче күперне ремонтлау бүгенге көн бурычы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев