Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Кешеләргә рәхмәтле булу – аның холкында

Хезмәт ветераны Фатыйма Гобәйдуллина - авыр тормыш юлы узган кеше. Ул Яңа Ибрай авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Авыр сугыш, ачлык елларын үз җилкәсендә татый. Үсмер чагында ук авылның башка хатын-кызлары белән бергә окоп казу эшләрендә катнаша. Чатнама суыкта, ач-ялангач авыр хезмәт башкаралар алар. Аның биографиясендә тормышының тагын бер...

Хезмәт ветераны Фатыйма Гобәйдуллина - авыр тормыш юлы узган кеше.
Ул Яңа Ибрай авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Авыр сугыш, ачлык елларын үз җилкәсендә татый. Үсмер чагында ук авылның башка хатын-кызлары белән бергә окоп казу эшләрендә катнаша. Чатнама суыкта, ач-ялангач авыр хезмәт башкаралар алар. Аның биографиясендә тормышының тагын бер бите бар, ул аны бүген дә хәтереннән җуймаган - Свердловскта мартен заводында эшләгән еллар. Бу хезмәт аның өчен зур сынауга әверелә. Гаилә тормышы да барып чыкмый, улын да югалткач ялгызы гына кала.
Фатыйма Зәйнулла кызы Кызыл Тау авылына тормышка чыкканда өлкән яшьтә була инде. Ирен җирләгәч, аның балалары таралышып беткәч тә анда яшәвен дәвам итә. Әмма без аны туган авылы Яңа Ибрайда бертуганының улы Тәлгат Яруллин гаиләсендә очраттык. Алар тормыш иптәше Раушания Касыйм кызы белән ветеран әби өчен бәйрәм табыны әзерләгәннәр. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде. Ул РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган тәбрикләү хатын укыды, район исеменнән чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Сөенечтән балкыган ветеран барысына да олы рәхмәтләрен укыды.
- Рәхмәт Сезгә, шундый дәрәҗәле кунаклар килер дип көтмәгән идем! - диде ул. Ә "Ничек яшисең?" дигән сорауга:
- Бик әйбәт яшим. Рәхмәт, - дип җавап бирде.
Якыннары сөйләвенчә, Фатыйма Зәйнулла кызы беркайчан да тормыштан зарланмаган һәм үзенең проблемалары белән беркемне дә борчымаган. Аның холкы шундый - ул беркайчан да зарланмый, тормыштан канәгать, кешеләргә булдыра алганча үзе ярдәм кулы сузарга, игелек күрсәтергә тырыша. Районнан килгән кунаклар белән бергә мул табын артында утырганда, пенсионер әби үтелгән тормыш һәм хезмәт елларын хәтерендә яңартты. 95 яшендә дә сәламәтлеге зарланырлык түгел, акылы камил аның. Бертуганының улы гаиләсендә әби бәхетле, имин тормышта яшәсен өчен барысы да җайга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев