Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Хезмәт ветеранын котладылар

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм Кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова күңелле миссия белән шул көннәрдә Марфа Даниловна Никифорова янына бардылар. Марфа Даниловнага 90 яшь тулды. Хакимият вәкилләре анарга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, Путин котлавын ирештерделәр. Юбиляр әбигә исәнлек һәм озын гомер теләделәр. Марфа Даниловна Чуаш Адәмсуы...

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм Кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова күңелле миссия белән шул көннәрдә Марфа Даниловна Никифорова янына бардылар.


Марфа Даниловнага 90 яшь тулды. Хакимият вәкилләре анарга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, Путин котлавын ирештерделәр. Юбиляр әбигә исәнлек һәм озын гомер теләделәр.
Марфа Даниловна Чуаш Адәмсуы авылында туып үсә. Гомере буена колхозда хезмәт куя, кызы Нинаны тәрбияләп үстерә. Кызганыч, кызы иртә үлеп китә. Оныгы Любаны үз канаты астына алырга туры килә.
Хәзер әби кайгырту һәм игътибар тоеп гомер көтә. Оныгы Любовь гаиләсе әбинең һәр сүзен хөрмәт белән тыңлый, киңәшләренә колак сала. Аның юбилеена барлык туганнары һәм күршеләре җыелды. Тыйнак һәм киң күңелле әби - Марфа Даниловнаны авылда яратулары һәм хөрмәтләүләре күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев