Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Хезмәт– уңыш нигезе

Әлеге әйтем Беловка авылы кешесе Нина Кожемановага (рәсемдә) бик тә туры килә. Ул барысына да тырыш хезмәте белән ирешергә күнеккән.Яңа гына урта мәктәпне тәмамлаган уналты яшьлек кыз үзе яшәгән Сергеевка поселогында фермага савымчы булып эшкә урнаша. Алты елдан соң Беловка авылы егете Илья Кожемановка тормышка чыга. Бу авылда дуңгыз фермасы...

Әлеге әйтем Беловка авылы кешесе Нина Кожемановага (рәсемдә) бик тә туры килә.


Ул барысына да тырыш хезмәте белән ирешергә күнеккән.Яңа гына урта мәктәпне тәмамлаган уналты яшьлек кыз үзе яшәгән Сергеевка поселогында фермага савымчы булып эшкә урнаша. Алты елдан соң Беловка авылы егете Илья Кожемановка тормышка чыга. Бу авылда дуңгыз фермасы гына булганлыктан, яшь хатын-кызга ике ел дәвамында күрше Яңа Үзи авылына йөреп, колхоз сыерларын саварга туры килә. Аның хезмәт биографиясендә балалар бакчасында да, язгы-көзге кыр эшләре вакытында колхоз ашханәсендә хезмәт куюы да билгеләп үтелгән... Ул 26 ел авыл китапханәсендә эшли. Әйтергә кирәк, декрет ялына киткән киленен алмаштырып, ул бүген дә китапханә эшен уңышлы алып бара.
Нина Владимировна-авылда ихтирамга лаек кеше. Ул күренекле чуаш шагыйре һәм язучысы Николай Шелебинең исемен мәңгеләштерү эшенә үзеннән зур өлеш кертә. Шелеби музеен булдыру өстендә дә күп эш башкара ул. Кайчандыр әдәбиятчыга хезмәт иткән, аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле тарихи әйберләрне, материалларны бөртекләп җыя.
Нина Владимировнаның йорт хуҗалыгын алып баруда да тәҗрибәсе зур. Кожемановлар өе зур, якты. Монда дүрт буын вәкилләре яши: Нина Владимировнаның 89 яшьлек әнисе, тормыш иптәше, килене һәм ике оныгы белән улы Владимир. Өйдә заманча җиһаз да, көнкүреш һәм оргтехника да, барысы да бар. Өй хуҗабикәсе-бар эшкә дә уңган. Аның чигешләре сокланып туймаслык. Аш-суга да бик оста ул. Җәен бакчасы чәчәкләргә күмелеп утыра, нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үсми анда.
Кожемановларның дүрт кызлары тормышта үз юлларын тапканнар инде. Нина Владимировна сигез оныгына куанып, аларны тәрбияләүдә булышып, аларны кайгыртып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев