Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Хезмәт сөйгәннең эше дә ипле

Әтнә районында машина белән сыер саву осталарының 44 нче Республика бәйгесе узды. Безнең районны "Аксу Агро"ның иң алдынгы сыер савучыларыннан берсе - Әнисә Хөснетдинова тәкъдим итте. Ел саен уздырыла торган бәйгедә ул икенче тапкыр катнашты һәм бу юлы да уңышлы - сыерларны машина белән саву буенча икенче урынга лаек булды....

Әтнә районында машина белән сыер саву осталарының 44 нче Республика бәйгесе узды.

Безнең районны "Аксу Агро"ның иң алдынгы сыер савучыларыннан берсе - Әнисә Хөснетдинова тәкъдим итте. Ел саен уздырыла торган бәйгедә ул икенче тапкыр катнашты һәм бу юлы да уңышлы - сыерларны машина белән саву буенча икенче урынга лаек булды.
Кырыктан артык катнашучы ике көн дәвамында терлекчелекне алып бару технологияләрен белү, саву аппаратын сүтү һәм җыю, сыер саву күнекмәләре буенча көч сынашты.
Машина белән сыер саву осталарының республика ярышлары шартлары чынбарлыкка корылган иде. Һәр көнне фидакарь хезмәт куйган савымчыларны мондый шартлар өркетмәде, әмма ...
- Андагы мохит үтә дә дулкынландыргыч иде, - дип сөйләде безнең дәгъвачыбыз. - Эштә барысы да ничек тиеш шулай бара. Ә бәйгедә кулларның хәрәкәтен жюри күзәтә, белгечләр машина белән саву технологияләрен җитди тикшерәләр.
Әнисә Хөснетдинова - үз эшенең чын остасы. Ул нәтиҗәләргә исәп тотып тырышлык куйган. Барысын да югары дәрәҗәдә үтәгән. Стартның беренче минутларыннан ук иң яхшылар исәбендә булган. Җиңүгә ышаныч белән омтылган һәм Яшел Үзәннән килгән коллегасына үзеннән өстен булу мөмкинлеген бирмәгән. Баллар буенча бары тик мәйдан хуҗасы - Әтнә савымчысыннан (анысы исә, нәтиҗәдә, чемпион титулына лаек булган) гына калышкан.
- Без Әнисә Хөснетдиновага зур ышаныч багладык, - дип сөйләде савымчыны бәйгегә озата барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин. - Һәм ул ышанычны лаеклы аклады.
Сөт комплексында Әнисә Харис кызы турында намуслы, хезмәт сөючән савымчы дип сөйлиләр. Андый уңганнарның кулында эш уйный. Республика бәйгесеннән ул икенче урын өчен Диплом һәм кыйммәтле бүләк - кер юу машинасы (бу исәп буенча икенче кер юу машинасы) һәм, әлбәттә инде, зур тәэсирләр белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев