Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Гомеренең өчтән берен хезмәткә багышлый

Алтмыш ел гомеренең өчтән бер өлешен Николай Сидоров милициядә эшләүгә багышлый. Үткәннәргә борылып карап, ул елларны Николай әфәнде сагынып искә ала. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән егетнең язмышын армия хәл итә. 1972 елда яшь егетне Пермь өлкәсенә армия хезмәтенә чакыралар. Әти-әнисенең сигез баласына да белем алу мөмкинлеге тудыра алмавын яшерми ул....

Алтмыш ел гомеренең өчтән бер өлешен Николай Сидоров милициядә эшләүгә багышлый.



Үткәннәргә борылып карап, ул елларны Николай әфәнде сагынып искә ала. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән егетнең язмышын армия хәл итә. 1972 елда яшь егетне Пермь өлкәсенә армия хезмәтенә чакыралар. Әти-әнисенең сигез баласына да белем алу мөмкинлеге тудыра алмавын яшерми ул. Аның каравы, әлеге дус-тату гаиләдә иң мөһим кагыйдәләр: кешеләрне хөрмәт итү, кушканны үтәү, зур җаваплылык хисләре тәрбияләнә. Нәкъ менә шушы сыйфатлар аңа хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанырга ярдәм итә, киләчәк тормышы һәм карьерасы өчен ныклы нигез була. Николай Сидоров взвод командиры урынбасары дәрәҗәсендә кайта.

- Армиядә чакта мин милициягә эшкә керергә карар иттем, - дип искә ала Николай әфәнде. - Әти-әни дә бу фикеремне хуплады. Ә хезмәт биографиясе эчке эшләр министрлыгының Алексеевск бүлегендә эшләүдән башлана.
Эшкә кергәч, Николай Эчке эшләр министрлыгы академиясенә укырга керә, ә 1979 елда Аксубай милициясенә уголовный розыск системасында профилактика буенча өлкән инспектор булып күчә. Эшләү дәверендә аңа ИТО буенча инспектор, тикшерүче, участок милиционеры, өлкән участковый вазыйфаларын башкарырга туры килә.

-Мин эшләгән дәвердә райондагы криминоген хәл тыныч түгел иде, - дип сөйли милиция ветераны. - Ел саен районда 4-5 үтерү очрагы була иде, минем участогым булган Иске Ильдеряк җирле үзидарәсендә рецедивистлар, берничә тапкыр хөкемгә тартылган кешеләр яши иде. Алар белән профилактик эше алып барырга һәм контрольдә тотарга кирәк иде. Ул чорда көмешкә куу эше дә чәчәк атты, шуңа бәйле бик күп җинаятьләр кылына иде. Әмма Николай Сидоров авырлыклар каршында куркып калмый. Милициядә эшләү дәверендә өч мәртәбә үлемнән кала. Беренчесе Алексеевскта эшләгән дәвердә була. Николай коралсыз килеш машина урлаучыларны куып китә, урман янында аларны куып җиткәч, каракларның берсе аңа пистолет төзи. Бәхетенә, үзе каракларны куып барган колхоз рәисе машинасында ике көпшәле мылтык була, ул каракларга җавап итеп шуны ала. Икенче очрак болай була: көмешкә куучыларның берсе Николайга пычак белән ташлана, аны бары тик җитезлеге генә саклап кала - үткен пычак тунын тишеп керә. Өченче мәртәбәсендә аңа психик авырулы гаугачы гаилә башлыгын тынычландырырга туры килә. Инде тынычланды, бар да тәртиптә дип, участковый борылып, баскычтан төшеп барганда, ир-ат аңа лом белән кизәнә.
Ул чакта участковыйларның машиналары булмый, Иске Ильдеряк һәм Кәкре Күл авылларында эшләгәндә дә Николай Сидоров гел җәяү йөри.

- Җиңел түгел иде, әлбәттә, әмма җәяү йөргәч, кешеләр белән күп аралаша идем, ә бу үз чиратында җинаятьләрне ачарга ярдәм итте. Участокка барып җиткәнче берничә сәгать үтә иде. Ә бүлеккә кире кайткач, материалны машинкада җыеп тапшырырга кирәк. Шуңа күрә өйгә төн уртасында гына кайтыла, гаиләм белән күрешеп сөйләшергә дә вакыт калмый иде, - дип искә ала Николай Ильич.

Эчке эшләр бүлегендә унтугыз ел эшләү дәверендә Николай Сидоров "Намуслы хезмәт өчен" медаленең өч дәрәҗәсе һәм "Хезмәттәге уңышлар өчен" медале белән бүләкләнә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының күпсанлы диплом һәм грамоталарына лаек була, ә туксанынчы еллар башында Николай әфәнде җитәкләгән Аксубай милициясенең участковыйлар хезмәте Татарстан Эчке эшләр министрлыгының күчмә байрагына лаек була. Лаеклы ялга чыккач, Николай әфәнде эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Хәзер инде ул хатыны һәм үсеп җиткән өч кызын кайгыртып яши. Тормыш иптәше белән алар оныкларын тәрбияләргә булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев