Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Эшеннән канәгать

Рәйсә Закирова (рәсемдә)-кооперация ветераны, башта сатучы, аннан соң Адәмсуы кооператив предприятиесе директоры булып эшли. Лаеклы ялга чыгу һәрвакыт актив тормыш позициясе алып барган кешегә кул кушырып утыру өчен сәбәп була алмый. Менә сигез ел дәвамында ул үзенең тыныч тормышын мәшәкатьле авыл хуҗалыгы тормышына алмаштырган. Урак өстендә «Аксубай Продкорпорациясе» ААҖ нең...

Рәйсә Закирова (рәсемдә)-кооперация ветераны, башта сатучы, аннан соң Адәмсуы кооператив предприятиесе директоры булып эшли.


Лаеклы ялга чыгу һәрвакыт актив тормыш позициясе алып барган кешегә кул кушырып утыру өчен сәбәп була алмый. Менә сигез ел дәвамында ул үзенең тыныч тормышын мәшәкатьле авыл хуҗалыгы тормышына алмаштырган. Урак өстендә «Аксубай Продкорпорациясе» ААҖ нең «Такталы» бүлегендә җаваплы пенсионеркага эшнең иң мөһим участогын - ашлыкүлчәүне ышандырып тапшырганнар. Комбайнчылар, ашлык ташучы шоферлар кебек ул да һәр бөртекнең кадерен белә. Үлчәүдә эш көне иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр дәвам итә. Менә шуның өчен биредә эш ике сменада оештырылган. Рәйсә эш графигыннан зарланмый, эшеннән дә, хезмәт хакыннан да канәгать ул. Кышкы чорда да туган хуҗалыгы ашханәсендә акча эшләү җаен таба ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев