Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Эшенә тугры

«ВАМИН-Аксу»агрофирмасының «Сөнчәле» бүлегендә сыерлардан алынган уртача тәүлеклек савым көненә 600 граммнан артып китә. Белгечләр сүзләренә караганда монда туклыклы матдәләр белән балансланган азыклар зур роль уйный. Сыерның сөте телендә, дип юкка гына әйтмиләр. Азыклар сыйфаты күп очракта фуражчы-азык бирүчегә бәйле. Бүлектә әлеге эш белән озак еллардан бирле Николай Нураев (рәсемдә) шөгыльләнә....

«ВАМИН-Аксу»агрофирмасының «Сөнчәле» бүлегендә сыерлардан алынган уртача тәүлеклек савым көненә 600 граммнан артып китә.


Белгечләр сүзләренә караганда монда туклыклы матдәләр белән балансланган азыклар зур роль уйный. Сыерның сөте телендә, дип юкка гына әйтмиләр. Азыклар сыйфаты күп очракта фуражчы-азык бирүчегә бәйле. Бүлектә әлеге эш белән озак еллардан бирле Николай Нураев (рәсемдә) шөгыльләнә. Хәтта корылыклы елларда да аның профессиональлеге бәрабәренә бүлектә азыклар яхшы сыйфатлы булды. Бу сыерлар көтүен саклап калу мөмкинлеге бирде.
Николай Николаевичның авыл хуҗалыгы тармагындагы эш стажы зур. Ул терлекчелектә 15 ел хезмәт куя. Ул үрнәк гаилә башлыгы да, тормыш иптәше Лидия белән бергә алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Коллегалары һәм авылдашлары тарафыннан да ихтирам казанган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ВАМИНАксу»агрофирмасы