Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Бәйли дә, пешерә дә

Иске Тимошкинода яшәүче 90 яшьлек Анастасия Погодкина газета һәм китапларны күзлек кимичә укый, начар гадәтләрне сәламәтлек өчен зыянлы, дип саный. -Үз гомеремдә спиртлы эчемлекне кабып та карамадым, - дип сөйли ул. Аның язмышы җиңел булмый. Ул гаиләдә өченче бала була, шуңа күрә белем алу бәхете дә татымый аңа. Әнисенә ярдәм...

Иске Тимошкинода яшәүче 90 яшьлек Анастасия Погодкина газета һәм китапларны күзлек кимичә укый, начар гадәтләрне сәламәтлек өчен зыянлы, дип саный.

-Үз гомеремдә спиртлы эчемлекне кабып та карамадым, - дип сөйли ул.
Аның язмышы җиңел булмый. Ул гаиләдә өченче бала була, шуңа күрә белем алу бәхете дә татымый аңа. Әнисенә ярдәм итәргә, тегәргә-бәйләргә, үзеннән кече балаларга булышырга кирәк була.
Аннан соң колхоз эшендә хезмәт итү башлана. Сугыш вакытында сөрәләр дә, чәчәләр дә. Сугыштан соң авылдашы Александрга тормышка чыга, бер-бер артлы балалар дөньяга килә. Гомер акрын гына үтә, тик уйламаганда гаилә башлыгы үлеп китә.
Анастасия Филипповна 37 яшендә алты бала белән ялгызы кала. Бәла үзе генә килми, диләр. Шул җәйдә яшен атып Погодкиннарның өе яна.
-Күршеләребез безне үз канатлары астына алып, яшәргә кертеп торды, - дип сөйли, күз яшьләрен сөртеп, Анастасия Филипповна. -Туганнарыбыз да, колхоз җитәкчелеге һәм күршеләребез дә ярдәм итте. Бер-ике ай эчендә яңа өй торгыздык һәм анда яши башладык.
Балалары буй җитеп, эшкә урнашалар. Әниләре аларны эшне яратырга, тәртипкә өйрәтә. Унтугыз оныгын һәм 22 оныкчыгын да шул рәвешле тәрбияли ул.
-Безнең әбиебез иң яхшысы, - дип сөйлиләр алар, - үзе догалар, китаплар укый, бәйли, пешерә, хәтта күзлек тә кими.
Анастасия Филипповна унбиш елдан бирле кызы Верада яши.
-Аллага шөкер, бөтен нәрсәбез җитеш, - дип шөкерана кыла ул.
Район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллин, авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов, ветераннар советы рәисләре Галина Бобкова һәм Иван Семенов юбилярга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев