Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Биш ел – чаңгыда

Район үзәгенең Төзүчеләр урамын спортчылар урамы дисәк, бер дә ялгыш булмас. Ә анда яшәүчеләрнең спортка тартылуында пенсионерканың роле зур. Шулай булмый ни, спорткомплекс янәшәдә генә бит, диярсез сез. Әйе, әлеге урамда яшәүче укучылар, башкалар кебек, монда күнегүләр ясарга йөриләр, әлбәттә. Әмма яшьләрдән тыш, өлкәннәрнең дә спортка кызыксынуы зур- кышкы сезон...

Район үзәгенең Төзүчеләр урамын спортчылар урамы дисәк, бер дә ялгыш булмас. Ә анда яшәүчеләрнең спортка тартылуында пенсионерканың роле зур.


Шулай булмый ни, спорткомплекс янәшәдә генә бит, диярсез сез. Әйе, әлеге урамда яшәүче укучылар, башкалар кебек, монда күнегүләр ясарга йөриләр, әлбәттә. Әмма яшьләрдән тыш, өлкәннәрнең дә спортка кызыксынуы зур- кышкы сезон башлану белән әлеге урамда яшәүчеләр чаңгыга басалар. Ә әлеге идеяга җан өрүче булып пенсионерка Анна Батманова тора.
Актив, позитив Анна Николаевна кыш көне бөтен буш вакытын чаңгыга багышлый, инде менә биш ел чаңгыдан башка яши алмый ул. Чаңгы шуарга чыккан саен үзенең ничәнче тапкыр чыгуы турында карга язып калдыра. Чаңгычылар да кар өстенә язып бер-берсен котлыйлар, үзләренең имзаларын куеп калдыралар. Быел аның белән бергә күрше хатын-кызлары чаңгыга баскан-кайбер көнне бөтенләй кеше күп җыела. Аңа күрше ир-атларны моңа кадәр чаңгыга бастыру мөмкин булмаса да, аларның кайберләре тормыш иптәшәрен аңлап, 8 мартка чаңгылар да бүләк иткәннәр хәтта. Чаңгыда йөрергә яратучылар аны бер-берсеннән әҗәткә дә алып торалар.
-Чаңгы шуарга чыга алмаган көнне үземә-үзем урын таба алмыйм. Берүзем генә чыккан көннәрем дә бар. Чаңгычыларның көннән-көн арта баруы да куандыра, тик менә сезон гына тәмамланып килә, шунысы кызганыч,-дип сөйли Анна Николаевна, һәм шунда ук, чаңгыны велосипед алмаштыра, дип тә өстәп куя. Аңа карап, велосипедта йөрүне үз итүчеләр дә табылыр әле.
-Аня апаның һәрвакыт хәрәкәттә булуына күнектек инде без,-дип сөйли аның күршесе Антонина Коврякова. -Аның күтәренке рухлы, буш вакытын файдалы итеп үткәрә белүенә көнләшерлек. Ул уңган бакчачы да, пешекче-кулинар да, һәвәскәр гөмбәче дә, безнең өчен киңәшче, остаз да. Иң мөһиме ул киң күңелле кеше. Камыр ризыклары пешереп безне генә түгел күрше урамда урнашкан интернат-йортта яшәүчеләрне дә сыйлый. Ул һәр елны православия чиркәве үткәргән барлык конкурсларда катнаша, аларны оештыруда булыша. Үткән ел пост ашлары конкурсында ул гөмбәдән йөз илле пост котлеты ясап, быел гөмбәдән пылау пешереп, барысын да таңга калдырды. Менә шундый бар эшкә дә уңган кеше инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев