Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Бер елда ике туган көн

Сугыш һәм хезмәт ветераны, Аксубай районының мактаулы гражданины Телешева Нина Александровнага 95 яшьлек юбилее уңаеннан Владимир Путиннан адреслыкотлау җиткерелде. Районда ветеранның юбилее гыйнвар аенда билгеләп үтелгән иде инде - шулай килеп чыга, бу искиткеч ханым туган көнен елына ике тапкыр билгеләп үтә. Нина Александровнаның әтисе Александр Гуляев урманчы булган, алар...

Сугыш һәм хезмәт ветераны, Аксубай районының мактаулы гражданины Телешева Нина Александровнага 95 яшьлек юбилее уңаеннан Владимир Путиннан адреслыкотлау җиткерелде.
Районда ветеранның юбилее гыйнвар аенда билгеләп үтелгән иде инде - шулай килеп чыга, бу искиткеч ханым туган көнен елына ике тапкыр билгеләп үтә. Нина Александровнаның әтисе Александр Гуляев урманчы булган, алар каравылчы өендә яшәгәнгә, кызлары тугач аның туган көнен вкытында терки алмыйлар. Паспорт буенча Нина Александровнаның туган көне 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә. Ә аның 27 гыйнвар көнне үткәрелгән туган көне изге Нина Грузинская көненә туры килә.
Сугышның авыр юлларын үткән кешегә исәнлек-саулык теләргә һәм яшь буыннар исеменнән җирдәге тынычлык, аяз күк йөзе өчен рәхмәт сүзләрен белдерергә юбиляр янына район башлыгы Камил Гилманов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килделәр.
- Сезнең белән очрашу һәм сөйләшү - үзе бер рәхәт. Чөнки сез сугышта маршал Жуков белән күрешеп сөйләшкән, аңа генералиссимус Сталин белән элемтә оештырган, Кенигсберг шәһәренә кадәр барып җиткән легендар шәхес. Сез барыбыз өчен дә - фидакарьлек, батырлык һәм Ватан өчен гомерегезне дә аямыйча көрәшкән каһарман өлгесе. Сугыштан соңгы чорда укытучы булып эшләгәндә дә сез иҗтимаги эшчәнлек алып бардыгыз, - дип белдерде район башлыгы.
1942 елның 8 мартында Нина Александровна фронтка китә. Сугыштан соңгы чорда пенсиягә кадәр Аксубай урта мәктәбендә (лицейда) немец теле укытучысы булып эшли.
- Аксубайга без 1930 елларда гына күчеп килдек, әтием һәм әнием Пенза шәһәрендә туып үскәннәр, вакыты да шундый булган инде, белгечләрне өлкәнең яки республиканың районнары буенча тарата торган булганнар. Шулай итеп без Казаннан районга күчеп килдек. Аксубайда ул вакытта 12 урам бар иде, алар да берьяклы - агачлар да, куаклар да үсми иде әле. Һәм әтием беренче эш итеп үсентеләр алып килеп, район үзәген яшелләндерү белән шөгыльләнә башлады. Ул вакытта ак кирпечтән чиркәү бердәнбер истәлекле урын иде - сугыш вакытында бик күп мәһабәт биналарны күрергә туры килсә дә, ләкин бу чиркәүдән дә матуррак һәм зуррак булган гыйбадәт йортларын күрмәдем, - дип сөйли юбиляр.
Бүгенге төзекләндерелгән, ямьләндерелгән Аксубай белән дә сокланып туя алмый ул. Туган якны яратырга, аның белән горурланырга һәм киләсе буыннар өчен тырышып, яңадан-яңа, матурдан-матур биналар, истәлекле урыннар төзергә, дигән фатихаларын бирде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев