Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Аксубай фермерлары югары күрсәткечләр өчен бүләкләргә лаек булдылар

Районда узган фермер хуҗалыклары башлыклары конференциясендә районның иң яхшы фермерлык хәрәкәте вәкилләрен билгеләп үттеләр.

Район башлыгы Камил Гилманов район һәм республика агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлешләре һәм хезмәтләре өчен «Никитин А.А.» КФХ җитәкчесе Алексей Кондратьевка, «КФХ Васиков С.В.» башлыгы урынбасары Валентин Васиковка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Фермер хуҗалыгы башлыгы Павел Назаров район җитәкчесеннән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алды. Район башлыгының Мактау грамоталарына КФХ башлыгы Георгий Погодкин, Мөхәммәтов Н.Г. КФХның склад мөдире Фәридә Фәттахова, Сибгатов И.Г. КФХның бозау караучысы Альбина Ситдыйкова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев