Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Язгы авитаминоздан ничек котылырга?

Табиб-диетолог Елена Соломатина сүзләренә караганда, озак вакыт билгеле бер витаминнар җитмәү җитди авыруларга китерергә мөмкин.

Әйтик, А витамины җитмәү күрү белән бәйле проблемалар тудыра, координация бозыла. В төркеме витаминнарының аз булуы йокысызлык, баш авырту, хәтернең начараюына китерергә мөмкин. C витамины кытлыгы еш салкын тию һәм вируслы авырулар китереп чыгара, дип ассызыклый табиб.

А витамины җитмәгәндә, рационны фасоль, кишер, кабак, чөгендер һәм бавыр кебек ризыклар белән баетырга кирәк. В төркеме витаминнары җитмәгәндә чикләвек, миндаль, диңгез продуктлары, әче сөт ризыклары, кипкән җиләк-җимеш, йомырка, икмәк һәм он көрпәсе ашарга кирәк. Шулай ук С витаминына кәбестә, цитруслылар, гөлҗимеш һәм алма бик бай, ә гөмбә, балык мае һәм акмай D витамины җитмәүне тулыландыра.

 

 

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев