Тортлар пешерәсеңме? Салым түли башла!
Гыйнвар аеннан Татарстанда үз эше белән шөгыльләнүче гражданнарга салым кертә башлыйлар.
Хәзер сатыр өчен тавык үстерүчеләр, өйдә тәм-том пешерүчеләр, маникюр һәм репетиторлык белән шөгыльләнүче яки башка төрле хезмәт күрсәтү юлы белән керем алучы кешеләр салым түли башлаячаклар.
Меңләгән россияле эшкә урнашмыйча гына хезмәт күрсәтеп, үзенә акча эшли. Канун чыгаручылар раславынча, эшмәкәрлек эшчәнлеген канунлаштыру – дәүләтнең социаль гарантияләрен – медицина һәм пенсия белән тәэмин итү өчен түләүгә китәчәк. Бердәм түләүгә салым һәм иминият взнослары керәчәк. Моның өчен гражданинга салым инспекциясенә бару мәҗбүри түгел, аның өчен гадиләштерелгән процедура каралган.
- Салым автомат рәвештә мобиль кушымта аша алыначак. Яңа махсус режим кысаларында бернинди дә хисап бирү булмаячак, - дип аңлатты салым инспекторы Денис Миронкин.
Физик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында теркәп кую, салым органына килмичә генә бер көндә “Минем салымым“ мобиль кушымтасы аша башкарыла. Ул салым түләүченең интернет челтәренә тоташкан компьютер җайланмасына (мобиль телефон, смартфон яки компьютер, шулай ук планшет) ка түләүсез көйләп куела. Теркәлү өчен бары тик кушымта аша салым органына гариза, паспортның күчермәсен һәм фотографияне генә җибәрергә кирәк.
Салым түләүченең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге булган затларга теркәлү тагын да ансатрак. Бу очракта бары тик гариза гына кирәк булачак.
Салым хезмәткәрләре кисәткәнчә, теркәлү вакыты бар әле, ә гыйнвар аеннан салымнан “читләшүче“ үз эше белән шөгыльләнүче гражданнарга канунсыз рәвештә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы буларак, штрафлар салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев