Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тәмле помидор үстерүнең 7 ысулы

Тәмле помидор дигәндә, итле, юка тышлы, баллы помидорны күз алдында тотабыз. Аның тәме шикәр һәм кислота нисбәтеннән тора. Кислота орлык камерасы согында туплана. Шуңа күрә итләч, орлыгы әз булган помидор тәмлерәк тә.

1. Яктылык
Помидорны якты урынга утырталар. Араларын тыгыз итмәгез.

2. Дөрес сугару
Помидор төбендәге туфрак югары дымлылылыкта булырга тиеш – 85 %тан да ким булмасын. Ә һава дымлылыгы 50-60 % булса яхшы. Помидорны атнага бер, әмма сеңдерерлек итеп сугару җитә.

3. “Марганцовка”
Сусыл помидор яратасыз икән, чәчәк атканда марганцовка төнәтмәсе сибәләр (10 л суга 2-3 гр)

4. Җылы су
+23...+24 градустагы су сибегез. Су җылынганда аңа азрак черемә яки яшел үләннәр салсагыз да файдага.

5. Ашлау хәйләсе
Помидорны җимшәннәр барлыкка килгәнче ашлыйлар. Азотлы ашлама бу процессны туктата. Җимшәннәр формалашып беткәч исә, ашлама файдага гына. Атнага бер тапкыр йодлы су сибү дә комачауламый (1 чиләк суга 4 тамчы йод). Бу аларга тизрәк өлгерергә һәм эре булырга ярдәм итә.

6. Тоз һәм көл
Баллырак булсын өчен уңыш бирә башлаганда тоз һәм көл суы сибәләр (10 л суга 1 аш кашыгы тоз һәм 1 стакан көл). Нормасы – бер төпкә ярты литр.

7. “Туганлык”
Сабагында өлгергән помидор тәмлерәк була.

Источник газета Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев