Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...

Синоптиклар бу көннәрдә кырау төшүе турында еш кисәтә.

Күпләр теплицага үсентеләрне җылы көннәрдә чыгарып утыртты инде. Бу көннәрдә булган кыраулар теплицадагы помидорларга, борычларга зыян салмасын өчен бик игътибарлы булырга кирәк.

Беренчедән, теплицагыз яхшылап җыелган булырга, анда бер генә тишек тә, ягъни җил үтә торган урын да калмаска тиеш.

Икенчедән, теплицада һәрвакыт зур савытлар белән су торырга тиеш, салкында ул җылылык бүлеп чыгара.

Өченчесе, иң мөһиме, үсентеләр өстенә тагын бер-ике кат спанбонд (ак тукыма) ябарга кирәк. Мөмкинлек булса, төнгелеккә җылыткыч куярга була.

Тагын бер шарты бар: иртән кояш нурлары яктырта башлау белән һәр үсенте төбенә җылы су салып чыгыгыз. Бу яшелчәләрдә төнлә кичергән стрессны бетерә.
 

 

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев