Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татлы сыр

    Кирәк булачак: Кекслар пешерү өчен тәгаенләнгән силикон формалар. Шоколад 100 г., Эремчек (9 процентлы) 200 г., Атланмай 50 г., Сгущенка 3 аш кашыгы, Джем 50 г.

    Әзерләү:
    Шоколадны вак кисәкләргә бүлеп бәләкәй кәстрүлгә салырга һәм аны су салынган зуррак кәстрүлгә куеп эретергә кирәк. Пумала белән формаларга эрегән шоколадны сыларга. Шуннан аларны 5 минутка тудыргычка куеп торыгыз. Шул арада эремчек, йомшартылган атланмай һәм сгущенканы бергә кушып яхшылап бутагыз. Тудыргычтан шоколад буялган силикон формаларны алып, эченә азрак эремчек, аннан джем, өстенә тагын эремчек салыгыз. Тигезләнгән эремчек өстенә шоколад агызыгыз. Аннан со 15-20 минутка суыткычка куеп торыгыз. Менә хәзер инде сырокларны суыткычтан алып, формалардан ипләп кенә чыгарабыз да, тәмләп чәй эчәбез.

    Источник

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: