Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Табиблар бавырны май каплау билгесен атады

Аяк табаны һәм уч төбенең кычыту бавырны май каплавы турында искәртергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Британиянең Express басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Кливленд клиникасы белгечләре раславынча, эчтә авырту һәм уңайсызлык сизү бавырдагы алкоголь булмаган май авыруының стандарт билгесе санала. Әмма кайбер очракларда тәннең кычытуы бавырны май каплавы турында искәртә.

«Бавырдагы май авыруы белән бәйле тән кычыту, гадәттә, кичен һәм төнлә көчәя. Кайбер кешеләрнең, әйтик, табан асты һәм уч төбе кычыта», - дип яза Express.

Тән кычытуның бер сәбәбе – үт куыгы кислотасы тозларының җыелуы. Мондый авыруга симез яки артык авырлыктан интеккән кешеләр дучар була. Белгечләр шундый диагноз куелган пациентларга рационны яңадан карарга һәм артык авырлыктан котылырга киңәш итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев