Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Табиб яман шештән һәм диабеттан саклый торган ризыкны әйтте

Борчакта аксым күп, аңарда кремний, никотин кислотасы һәм башка файдалы матдәләр бар.

Борчак ашап, онкологик авырулардан, диабеттан сакланырга һәм сөякләрне ныгытырга була. Бу хакта «Россия 1» телеканалына Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург интервьюсына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Гинзбург сүзләренә караганда, борчак составында аксым һәм кремний күп. «Әлеге матдәләр тирене яшәртү, сөякләрне, буыннарны һәм сеңерләрне ныгытуда коллаген һәм эластин синтезы өчен кирәк», — дип сөйләде белгеч.

Шулай ук бу продуктта ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия һәм кан тамырларын атеросклероздан саклый торган никотин кислотасы бар. Моннан тыш, ул олыгаюдагы авыруларны булдырмас өчен кирәк.

Табиб сүзләренчә, борчак шулай ук онкологияне профилактикалауда файдалы, хәтерне яхшырта һәм үзәк нерв системасына һәм баш миенә яхшы тәэсир итә, чөнки анда В1 витамины күп.

Борчакның тышчасы да файдалы. Анда аскорбин кислотасы һәм азык җепселләре кебек файдалы матдәләр бар. Аны куллану кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерергә булыша. Ә аксымның югары булуы һәм борчакның түбән калориялелеге артык авырлыктан арынырга теләгән кешеләргә ярдәм итә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев