Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Табиб дөрес ял итү өчен киңәшләр бирде

«Активлык һәм ял итү буенча гадәти режимны сакларга кирәк», — диде белгеч.

Эшкә чыкканда үзеңне ватылган итеп хис итмәс өчен отпускта күнегелгән режимда актив булырга һәм ял итәргә кирәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Отпуск — ул сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге.  Тиешенчә йоклау, балансланган туклану көчне торгызу өчен шарт булып тора. Моннан тыш, гадәти режимны бозсагыз, кире кайту юлы озаграк, һәм мондый ялдан соң сез үзегезне ватылган итеп хис итәчәксез», — дип сөйләде Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының өлкән яшьтәгеләргә беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгеч Андрей Тяжельников.

«Активлык һәм ял итү буенча гадәти режимны сакларга кирәк», — дип өстәде ул.

Элеккеге тикшеренүләргә буенча, Россиядә яшәүчеләр быел күп сәяхәт итәргә планлаштырмый. Бу җәйдә аларның өчтән бер өлеше отпусктан баш тартырга һәм нигездә бакчада яки авылда ял итәргә планлаштыра.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев