Сирень – салкын тиюдән
Сирень, меңьяфрак яки юкә чәчәген тигез күләмдә алып, 1 стакан кайнар су коеп, 3-4 сәгать төнәтегез.
Сөзгәннән соң 1/4 стакан төнәтмәне ач карынга салкын тигәндә яки малярия чире вакытында эчәргә була.
2 аш кашыгы сирень чәчәген 2 аш кашыгы атланмай белән кушып, ревматизм вакытында кулланырга.
Сирень яфрагын ваклап, яраларга сибәргә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев