Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Пластик савытларга салмагыз: бал озак саклансын өчен кайбер киңәшләр

Балны озаграк саклансын һәм файдалы үзенчәлекләрен югалтмасын өчен нинди шартларда сакларга кирәклеге турында сорауны еш ишетергә туры килә. Дүрт төп факторга игътибар итик.

1. Һава температурасы. +5° – +20° җылылык бал өчен идеаль булып санала. Үз йортлары белән яшәүчеләргә идән асты яки подвал бу очракта иң кулай вариант.

2. Бал савыты. Балның пыяла банкаларда сатылуы кулланучылар өчен бик уңайлы һәм дөрес ысул. Куе төстәге пыяла булса тагын да яхшырак. Балчыктан яисә юкә агачыннан ясалып, эче балавыз белән сыланган савытлар бу очракта тиңсез.

Соңгы елларда бик популярлашкан пластик савытларның матдәләрен бал озакламый үзенә сеңдерә башлый. Мөмкин булганча, мондый таралардагы балны тизрәк күгәрми торган яисә пыяла савытка күчерү мәслихәт. Балны алюминий яисә цинкланган савытларда саклау дөрес түгел.

3. Дымлылык. Дөрес савытка салынган һәм һава температурасы кулай булган урында сакланса да, дымлы урында торган бал аны үзенә тартачак һәм бу исә аның әчүенә яки бозылуына китерә.

4. Яктылык һәм ис. Бал яктылыкны, бигрәк тә турыдан-туры кояш нурларын яратмый. Салкынча урын дип, банкадагы балны тәрәзә төбендә саклау киңәш ителми. Тыгыз капкач белән ябылган савытны аш бүлмәсендәге шкафның бер бүлегендә, яктылыктан, төрле тәмләткечләрдән, тоз, ярма һәм җылылык чыганакларыннан ерак урында саклау бу очракта оптималь дип санала. Бигрәк тә фатирда яшәүчеләр өчен.

 

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев