Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Орлыклар: иң яхшыларын ничек сайларга?

Чәчү өчен орлыкларны кайчан сатып алырга? Алар нинди булырга тиеш?

Бу сорауларга бары тик белгечләр генә җавап бирә ала. Аңлатма сорап без Россельхознадзор Идарәсенең ТР буенча территориаль бүлекчәсе дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдиновка мөрәҗәгать иттек.
– Орлыкны ел әйләнәсе сатып алырга була. Бары тик махсус кибетләрдән яки тикшерелгән сатучылардан алу мөһим. Россельхознадзор Идарәсенең ТР буенча территориаль бүлекчәсе аларны сайлап алу буенча киңәшләрен бирә ала. Барыннан да алда җитештерүче фирманың исеменә, компаниянең логотибына һәм аның контакт мәгълүматларына игътибар итәргә. Шулай ук үсемлекнең фотосына, аның кыска тасвирламасына, утырту һәм агротехника кагыйдәләренә дә күз төшерергә. Гади ак пакетларны еш очратырга була, аларга салынган орлыклар начар түгел, төргәгенә карата аларның бәясе генә арзанрак. Әмма аларда да шулай ук үсемлек турында мәгълүмат булырга тиеш.
–  Яраклылык срогы турында нәрсә әйтә аласыз?
– Ул төрле факторларга бәйле: төргәккә, аларны саклау шартларына һәм, әлбәттә инде, культураның үзенә. Сельдерей семьялыгына кергән орлыкларның шытып чыгу сыйфаты – 2 елдан 12 елга, кабаксыман үсемлекләрнең орлыклары – 10 елга кадәр, кәбестә 5 елга кадәр саклана ала. Шуны истә тотыгыз, бер катлы гади пакетлардагы орлыкларның саклану вакыты бер ел, капсулдагы һәм ике катлы төргәктәге (мисалга, фольгага төрелгән) орлыклар билгеле дәрәҗәдә озаграк саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев