Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өлгерәсең әле: сарымсак утырту серләре

    Сатуда сарымсакның бәясе шактый кыйммәт. Ел әйләнәсе кулланырга җитәрлеген нигә әле үзебезгә үстермәскә

    Сарымсак үстерүнең үз серләре бар. Аның җәйге сортларын кар эрү белән апрельдә утыртсак, кышкыларын шушы арада утыртып өлгерү зарури. Аграрийлар өчен белешмәлекләрдә: “Безнең зонада сарымсак утырту өчен кулай вакыт – 25 сентябрьдән башлап октябрь уртасына кадәр”, – дип язылса да, елның ничек килүен исәпкә алмыйча булмый. Әйтик, быел Әбиләр чуагы октябрьның икенче ункөнлегенә туры килү сәбәпле, әлегәчә көннәр һаман җылы тора. Шунлыктан утыртырга ашыкмавыбыз белән оттырмаганбыздыр, мөгаен.

    Җирне бер-ике атна элек казып, 1 кв метрга 1 стакан күләмендә агач көлен, мөмкинлектән чыгып, черемә яки компостын, 1әр аш кашыгы суперфосфатын сибеп, түтәлләрне алдан әзерләп куябыз. Элеккеге елларда туфракны зарарсызландыру өчен, утыртырга 1-2 атна элек, «Фитоспорин» эремәсе сибә идем, быел үзем ясаган “Бессараб” эремәсен кулландым. Әлеге максаттан “Максим”, “Глиокладин” биопрепаратлары файдалансак та ярый.

    Сарымсак бүлбеләреның суыклар башланганчы тамыр җибәреп өлгерүе, әмма, җылыга алданып, көздән тишелеп чыкмаулары хәерле. Утыртырга соңга калырга да ярамый, чөнки тамырланмаган бүлбеләр өшеп харап булачак. Шәхсән үзем “һава бүлбеләре” дип аталып йөртелә торган орлыкларны карлыган, крыжовник куаклары арасына 3-4 см тирәнлектә чәчеп, өсләренә черемә сибеп калдырдым. Коелган яфраклар аларның өстенә җылы юрган булып түшәлә. Киләсе көзгә бер тешле түгәрәк формасындагы сарымсакларым бер дигән сау-сәламәт утырту материалы булып җитешәчәк. Алар җәй буенча бакча санитарлары ролен үтәячәк, яшел кыякларының фитонцидлары тараткан әчкелтем исен өнәмичә, куакларга корткычлар ябырылмаячак.

    Сарымсак уңышын җыйганнан соң, иң эреләрен, сау-сәламәтләрен генә утырту материалы буларак сайлап алам. Гадәттә кышка каршы 500 бүлбе утыртуым сәбәпле, 4-8 бүлбеле 90-95 баш сарымсакны аерып куям. Сарымсак бүлбеләрен утыртасы көнне генә башыннан берәмтекләп аерып алам, иске тамырларыннан аралыйм. Чирлеләре, аралаганда ”күлмәге” сыдырылганнары, ярылган-киселгәннәре, ваграклары кермәсен дип, җентекләп тикшереп чыгам.

    Сарымсакны эремәдә чылатмыйча, коры килеш утырту яклы. Мәшһүр бакчачы-галим Фарсель ага Зыятдиновның үзе исән чагында биргән киңәшен тотып, түтәлгә 7-8 см тирәнлектә буразначыклар сызып, төбенә көл, черемә сибеп, рәт араларын 20-25 см, сарымсак араларын 12-15 см калдырып бүлбеләрнең кабыргаларын төньякка каратып, бер рәткә тезеп утыртам. Туфрак белән күмдергәч, янәдән черемә сибеп җибәрәм. Һаваның тәүлеклек температурасы минус 5-6 градускача төшкәч, октябрь аеның азагында туңган җир өстенә калын яфрак катламы түшәп, өсләренә кипкән топинамбур сабаклары, кар тоту өчен чыбык-чабык таратып чыгабыз.

    Сарымсак кояшлы урында гына шәп үсә. Кар эрүгә, чыбык чабыкларны җыеп, үсемлекләрнең кышкы япмасын тырмалап алабыз, түтәлгә азотлы ашлама сибеп җибәрәбез. Җәй көне төпләрен утап, йомшартып, сугарып, сезонга берничә мәртәбә ашлап, эре башлы тәмле сарымсаклар үстерәбез.

     

    Чыганак: shahrikazan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: