Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Ни өчен үтүккә аш серкәсе салалар?

Оста хуҗабикәләр үтүккә аш серкәсе сала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Суның сыйфаты начар булса, үтүк эченә юшкын утыра. Үтүкнең автомат чистарту җайланмасы булса да, аш серкәсе салып җибәрергә кирәк. Ул тишекләргә каткан юшкынны да чистартырга ярдәм итә.

1 стакан чиста суга 100 мл аш серкәсе эссенциясе кушыгыз. Шушы эремәне үтүккә салыгыз. Үтүкне пар белән чистарту төймәсенә басыгыз. Андый төймә булмаса, максималь температурага кадәр кыздырыгыз һәм парны чыгартыгыз.

Юшкынны җыеп азапланмас өчен, үтүк пары чыга торган урынга тастымал куеп торыгыз.

Бу киңәш булышмаса, башкача эшләп карагыз. 1 стакан суга 1 аш кашыгы аш серкәсе һәм бер кап лимон кислотасы салыгыз, суны кайнатып чыгарыгыз. Шушы эремәне үтүккә салып, 2-3 сәгать көтеп торыгыз. Аннары үтүкне пар белән чистартыгыз.

Чистартып бетергәч, үтүк табанын коры итеп сөртегез, үтүкне бастырып куегыз, борыны өскә таба карап торырлык булсын, диелә хәбәрдә.

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев