Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Ни өчен бәрәңгене күп ашарга ярамый?

Россиянең Роспотребнадзор идарәсе дөрес тукланырга өйрәтә.

Белгечләр әйтүенчә, кабул ителгән энергия исраф ителгәне белән баланста булырга тиеш. Көн саен 400 грамм чамасы җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга кирәк. Тик бәрәңге һәм башка крахмаллы яшелчәләр ашарга киңәш ителми.

Майлар күләме гомуми энергия күләменең 30 процентыннан артмаска тиеш. Бу якынча өч аш кашыгы үсемлек мае яки ике авокадо булырга мөмкин.
Шикәр микъдары гомуми энергия күләменнән 10 процентка азрак булсын (нормаль авырлыктагы кеше өчен 50 грамм яки 12 чәй кашыгын тәшкил итә). Шулай ук шикәрне 5 процентка киметү сәламәтлек өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.

Тозның йод өстәлгәнен кулланырга кирәк һәм ул көненә 5 граммнан артмаска тиеш. Алкогольне киметергә яки бөтенләй кулланмаска.

Үсемлек һәм терлек майларын куллануны киметү өчен, ризыкларны парда әзерләргә яки пешерергә кирәк. Майлылыгы аз булган сөт ризыкларын һәм майсыз ит кулланыгыз.

http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев