Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Мунча себеркесен ничек дөрес парларга?

Башта себеркене чиста су белән чайкатып алабыз.

Мунча процедурасына бер сәгать кала себеркене салкын суга батырып тыгып куябыз һәм әйләндергәләп торабыз. 30 минут тоткач, букет сымак утыртып куябыз. Шул рәвешле тагын ярты сәгать тотабыз.

Себеркене парларга вакыт калмаса, аны 15 минутка кайнар сулы тазга салып торыгыз. Аннары букет итеп утыртыгыз. Себерке шулай дымны сеңдереп озаграк торган саен, сыгылмалырак була.

Өченче ысул – себеркене җылы суга манып, полиэтилен пакетка тыгарга һәм берничә тамчы май тамызырга яки төрле үләннәр салырга да 10-15 минут мунча ләүкәсендә тотарга кирәк.

 

 

Чыганак: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев