Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Микродулкынлы мичне куллана беләсезме?

Микродулкынлы мичкә металл савыт-саба тыкмагыз. Ул мичне боза.

Җиңел пыяла, бәллүр савытлар да аның өчен түгел. Рәсем төшерелгән савытларны да кулланмаска тырышыгыз, чөнки буяу составында металлар бар.

Пластик контейнердан файдалансагыз, капкачын аз гына ачып куегыз.

Мичтә йомырка да пешерә күрмәгез. Кефир, йогырт та җылытмагыз. Микродулкынлы мичтә бал да үзенең файдалы үзлекләрен югалта икән. Шикәрләнгән балны эретәсегез килсә, моны су парында эшләгез.

Австралия галимнәре мичтә протеины күп булган продукт­лар, әйтик, тавык итен дә җылытмаска куша. Аңарда аксым молекулалары тизрәк җимерелә ди.

Чыганак: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев