Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Маска ясарга иренмә

Маска ясар алдыннан иң элек бит тиресен әзерләргә кирәк. Биткә сыланган витаминнарның файдасы күбрәк булсын өчен эшләнелә бу. Моның өчен 2 аш кашыгы вакланган ромашка чәчәге өстенә 1 стакан кайнар су агызып, ярты сәгатькә төнәтергә куегыз. Суынгач, тагын бераз кайнар су өстәгез аннан сөлгене шул суда чылатыгыз һәм битегезне 5 минутка каплап торыгыз. Болай иткәндә бит тиресе йомшара.

Майлы тире өчен маска. Абрикос җимешен изеп, 2 аш кашыгы алырга һәм шуны 2 аш кашыгы әчегән сөт белән тугларга. Әзер катнашманы 20 минут биттә тотканнан соң, җылы су белән юып төшерергә.

Әрекмән тамырын пешереп суытырга һәм бары 5 минутка гына маңгай һәм борын тирәсендә тотарга кирәк. Йөзнең башка урыннарында әлеге масканы куллану бик киңәш ителми, чөнки тиренең артык кибүе бар.

Күзәнәкле (пористый) тире өчен. 1 аш кашыгы изелгән чияне 1 балкашык крахмал белән бутарга, 20 минут йөздә тотарга.

Коры тире өчен. 1 шәфталуны иттарткыч аша чыгарып, шуңа 1 балкашык лимон согы өстәп болгатырга. 15 минут биттә тотканнан соң, җылы су белән юарга. Бит тиресе йомшак булачак.

Нормаль тире өчен. Җир җиләге, виктория яки бананнан бик яхшы мусс ясап була. Моның өчен әле санап үтелгән җимешләрне бертигез күләмдә аласыз да, яхшылап изәсез. 1 балкашык лимон согы өстәп, тагын туглыйбыз Бит тиресе йомшарсын өчен 10-15 минут тоту да җитә.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев