Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Әлфия Хәсәнова: “Сәламәт булу өчен дөньяга позитив карарга кирәк”

Безнең әби-бабайлар гомерләре буе чөгендер ашап чистарынганнар. Мин чөгендерне яхшылап юам да, башын кисеп ташлап, суга салып пешерәм. Бер кашык шикәр комы да салам әле. Шикәр комы зыянлы дисәләр дә, баш миенә глюкоза кирәк. Ике сәгать пешергәч, сүндерәм, ул шунда тора. Суын банкага сөзәм. Шуны берәр стакан эчәбез, искиткеч тәмле эчемлек була. Аппетитны күтәрә, бавырны чистарта, организмны тимергә баета. Әби-бабайлар чөгендерне казаны белән пешереп ашаганнар. «Ашыгыч ярдәм» газетасыннан.

– Әлфия ханым, сезне “гади кеше тү­гел”, диләр. Имеш, кемнедер яман чир­дән коткарып калгансыз...

– Мин Аллаһы Тәгалә түгел бит, барысы да миннән генә тормый. Ярдәмем тигән кеше хастаханәгә барды, операция ясатты. Җәй көне без аның белән канлы үлән (чистотел) җыйдык. Үләнне, абыс­тай булмасам да, чын күңелемнән ышанып, “Фәләкъ”, “Әлхәм” дога­ла­рын укып, бик вак итеп, бер дә сөй­ләшмичә, Аллаһы Тәгаләдән сорый-сорый турадым. Үзе бик нык тыгызлап литр ярымлы банкага тутырды, өстенә аракы салып, егерме көн караңгы урында тотты. Аракы, әлбәттә, дини яктан кабул ителми. Ләкин, савыгыр өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланып карарга кирәк. Шул төнәтмәне көн саен берәр кашык эчте. “Файдасын бик күрдем, шулхәтле көч бирде ул миңа”, – диде ахырдан. Өшкертергә дә кирәк. Күз тию бар бит ул, галимнәр тарафыннан да исбатланган. Гел кеше күз алдында эшлибез. Кайбер тамашачы синең энергетикаң белән генә тукланып калмый, “тышчаңны” да яраларга мөмкин. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, ул исән-сау.

Икенче бер танышым, нәкъ шулай авырып, Германиядә операция ясатты. Табиблар ни кушса, шуны эшләде. Әмма халык медицинасы чараларын да, өшкерүләрне дә кабул итмәде. Вафатына инде бер ел. Югыйсә, ике танышыма да операцияне бер үк табиб ясады. Әҗәле җитмәсә, авырып кына бәндә үлми – анысына да ышанам.

– Сәламәт булу өчен үзегез нинди ки­ңәш­ләр, тәкъдимнәр буенча яши­сез? Организмга ярдәм итеп буламы?

– Дөньяга позитив карарга кирәк. Һай, иртәгә нәрсә булыр, дип бор­чылсаң, исән кеше дә юкка чы­гарга мөмкин. Бүген, шушы минутта яшәп калырга кирәк­легенә үзем дә көннән-көн инанам.

Кайвакыт төшенкелеккә бирелгән чаклар булгалый, әлбәттә. Андый вакытта, радиодан матур җыр эзләп табып, шуңа кушылып җырлый-җырлый өемне җыештырам. Шундый гадәтем бар – ашъяулык алыштырырга яратам. Тиз генә кибеткә чыгып алып керәм дә матурлап куям. Аннан мунчага китәм. Мунчадан соң ялт иткән өемә кайтып керәм. Янә музыка җибәреп, канәфер, җимешләр салынган сөтле чәй эчкәннән соң күңелгә шулхәтле рәхәт була. Үзеңне үзең карарга, тырышырга кирәк. Ай, кәефем бер дә юк, дип утырсаң, беркем дә синең кәефеңне күтәрмәячәк, өеңә маймыл килеп кереп, сине көлдермәячәк.

– Кайбер кеше халык медицинасы белән дәваланып чирдән арына. Кай­­бе­­рәүләр даруханәдән дару та­шып сәла­­мәтләнергә өметләнә. Авыр­са­гыз, сез ничек дәваланасыз?

– Бөтенләй дару эчмим. Кара тмин маеның файдасын күрдем. Күп еллар элек, кеше аның нәрсә икәнен дә белмәгәндә, Согуд Гарәбстаныннан алып кайтып бирделәр. “Шушыны эчсәң, йөткергәнең бетә, астмадан бик булыша”, – диделәр. Ул чакта бронхит белән интегә идем. Күп эчәргә ярамый дисәләр дә, йөткерү өянәге кузгалганда, шалт итеп шешә авызыннан бер йотып куя идем дә йөткерү үзеннән-үзе басыла иде.

Аллергиядән интеккәндә, кулыма “Яшел коктейль” дигән китап килеп керде. Атнага ике тапкыр шундый коктейль ясап эчтем. Аны ясар өчен яхшы блендер кирәк. Мәсәлән, “Күзәнәкләрне тукландыру” дип аталганын ясар өчен, эремчек, бер банан, виноград (әфлисун яки алманыкы да ярый) согы, бер кашык бал яки кайнатма, туңдыргычта нинди җиләк бар, шуның бер төрен салып, яхшылап блендер белән изәсең. Искиткеч тәмле эчемлек барлыкка килә.

Сөт, эремчек, пешкән фасольне блендерда изеп, икенче төрле коктейль ясап кулланырга була.

Коктейльнең яшелен ясар өчен, бер бәйләм укроп, бер бәйләм кинза, ул булмаса, бер уч петрушка, бер банан, ябыгасы килгән кешегә ике сабак сельдерей­ны бергә кушып, бер уч төше алынган караҗимеш, ике стакан су салып, блендерда изәргә кирәк. Иртән ач карынга бер стакан эчәсең.

Коктейльне эчкәннән соң ашыйсы килми. Җиңелчә тукланырга мөмкин. Бер атнадан кешенең кыяфәте, үзен хис итүе яхшы якка үзгәрә. Авырлыгым 57 килограмм иде, ул чакта 48 килограммга калдым. Организмны чистартыр өчен менә дигән чара бу.

Җәй көне ике атнага авылга кай­тып, рәхәтләнеп ял итеп, көч туп­лап киләм. Җиләк, гөмбә җыярга, мунча керергә, чабынырга яратам. Үләннәрнең файдасы бик күп.

Шулай да һәр нәрсәдә чаманы белергә кирәк. Үләннәр генә түгел, шикәр дә, тоз да кирәк организмга. Булачак ана кешенең организмына тоз җитмәсә, баласының акылы зәгыйфь була, диләр. Тоз җитмәсә, балаң “бишле”гә укый алмаячак инде. Баш миен эшләтергә глюкоза да кирәк. Әтием 82 яшендә мәрхүм булды, кәнфит-кайнатмаларга исе китмәде аның, беркайчан да чәен шикәр комы салмыйча эчми иде. Шикәр чире белән авырмады.

 

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев