Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Кышын бавырга ярдәм кирәк

Кышын без­нең артык калорияле туклануыбыз аркасында, бавырга көч килә. Яңа ел бәйрәмнәрендә аңа болай да эш күп. Шуңа күрә, рационны бераз төрләндереп, бәйрәмнәрдән соң бавырны чистартып алырга да була.

Укроп, петрушка, кинза, сельдерей, базилик һәм бөтнек кебек табигый антиоксидантлар бавырга организмны чистартырга булыша.

Чөгендернең пешкәне дә, чие дә әйбәт. Анда клетчатка, фосфор, бакыр һәм В төркеме витаминнары бар. Алар барысы да токсиннарны чыгара һәм бавыр эшен җиңеләйтә.
Кишерне дә шулай ук чи килеш тә, пешереп тә ашарга була.

Кабакны да ашарга кирәк. Ул тиз үзләштерелә, ашкайнату органында артык тоткарланмый.

Алма, груша кан составын яхшырта.

Күрәгә, инжир, йөзем шулай ук бавырга файдалы. Алар тазаруга каршы көрәшә, кандагы холестеринны киметә.

Әстерхан чикләвеге составындагы аргинин бавырдан аммиакны чыгара, ә омега-3 бавырны сәламәт хәлдә тота.

Кузаклы культуралар тиз үзләш­терелә торган аксымга бай. Алар тукымаларны, шул исәптән бавыр тукымаларын яхшырта.

Җитен, зәйтүн майлары организмнан токсиннарны куа, шулай итеп бавырга ярдәм итә.

"Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев