Кышкы юлда кирәкле киңәшләр
Пыялага катып калган тәрәзә чистарткычны кубарып алырга, аларны кушып җибәрергә маташмагыз – резинкага яки моторына зыян килер.
Махсус гель кулланыгыз яисә бераз ыгна көтегез.
Кул тормозы аркасында катып калган колодкаларны спиртлы сыеклык ярдәмендә урыннан кузгатырга була. Әмма белеп тор: мондый ысул дисклы тормоз булганда гына ярый. Урыннан кузгалырга маташмагыз – тормоз системасына зыян килер.
Кышкы көпчәк озын гомерле булсын өчен басымны даими тикшереп торыгыз, йөргәндә кисәк хәрәкәтләр ясамагыз.
Катып калган ишек бикләрен ачу өчен кул астында махсус май (WD-40) йөртегез. Иң мөһиме – ерак юлдан соң ишекләрне ачып, машинаны суытып алырга онытмагыз.
Чыганак: shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев