Көн саен нәрсә ашап куйсаң, инфаркт, инсульт һәм яман шеш куркынычы кими?
Көн саен бераз чикләвек ашарга кирәк.
Галимнәр инфаркт, инсульт һәм яман шеш ихтималын киметә торган ризыкны ачыклаган. Аларның фикеренчә, чикләвек ашап куйсаң, гомер озыная, яман шештән, йөрәк авыруларыннан һәм респиратор чирләрдән үлү куркыныч 20 процентка кими. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» яза.
30 ел дәвамында 118 мең чамасы кешене күзәтеп торганнар. Көн саен бераз чикләвек ашап куючыларның үлү куркынычы 20 процентка кимүе ачыкланган.
Экспертлар әйткәнчә, чикләвекләрдә клетчатка, туендырылган майлар күп була, алар кан әйләнеше системасына эләгә торган холестеринны киметә. Менә шулай итеп инфаркт, инсульт профилактикалана.
Чикләвекләрдә витаминнар, минераллар, антиоксидантлар һәм фитостерололар күп була, алар иммун системаны яхшырта.
Галимнәр көн саен 30 грамм чамасы чикләвек ашап куярга киңәш итә. Төрле чикләвек ашау хәерле, диелә хәбәрдә.
Чыганак: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев