Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Көн дәвамында утырып эшләгән кешеләргә сәламәт булу өчен 6 киңәш

Табиблар көн дәвамында утырып эшләгән кешеләргә сәламәтлекне саклау өчен киңәшләр бирде.

Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

Кан басымын тикшереп торырга. Төрле тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, утырып эшләү кан әйләнеше бозылу, тромбозлар, гипертония куркынычын арттыра. Озак вакытлар утырып торырга туры килгән кешеләргә үзләренең артериаль кан басымы күрсәткечләрен белеп тору хәерле.

Баскычтан менәргә. Табиблар фикеренчә, лифтта йөрмичә, баскычтан менү көндәлек күнегүләр минимумын башкарырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә. Ә бу исә йөрәк сәламәтлеген озаграк саклый.

Кофены күп эчмәскә. Арыганлыкны һәм йокы килүне бетерер өчен кофе эчү белән мавыгу кан басымын күтәрергә мөмкин.

Үзең әзерләгән ризыкны ашау. Бу кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итә, чөнки өйдә пешерелгән ризыкта тоз, май һәм консервантлар артык күп булмый.

Өстәл яныннан торып йөрергә. Һичьюгы сәгатькә бер тапкыр булса да, торып, бераз йөреп килергә кирәк.

Тирән итеп суларга. Табиблар вакыт-вакыт эш урыныннан китеп торырга, гәүдәне язып алырга, урамга чыгып керергә киңәш итә. Саф һавада ашыкмыйча гына тирән итеп сулыш алырга һәм сулышны чыгарырга кирәк. Мондый күнегүләр стресстан котылырга ярдәм итә.

Гомуми практика табибы Татьяна Захарова сүзләренчә, берничә сәгать буе утырып тору матдәләр алмашын боза, организмда төрле тайпылышлар китереп чыгара.

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев