Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Канәфернең 8 файдалы үзлеге

Канәфернең бик шәп дәвалау чарасы булуы гаҗәп тә түгел, аның составына гына күз салыгыз.

Канәфернең тәэсире: 

1. бактерияләргә каршы тора; 

2. эчәктәге суалчаннарны (глисталарны) куа; 

3.гөмбә авыруын дәвалый; 

4. авыртуны баса; 

5. спазмаларны киметә; 

6. җәрәхәтләрне төзәтә; 

7. эч күбүне бетерә; 

8. канцероген матдәләргә каршы тора. 

Канәфернең суалчаннарга тәэсирен аскаридоз эләктергән этләрдә һәм дуңгызларда сынаганнар. Кытай медицинасында ул күптән кулланыла инде. Гриппны кисәткәндә дә канәфер уңай нәтиҗәләр бирә. 

Азыкта канәфер кулланганда ашказаны сокларын эшләп чыгару көчәя, ул гастрит вакытында аппетит булмаганда файдалы. Ә язва очрагында канәферне кулланмаска кирәк. 

Канәферне юан эчәктәге ялкынсыну (колит) вакытында, эчәкләр авыртканда, эч күпкәндә, бавыр авыртканда файдаланалар. 

Бу тәмләткеч теш сызлауны басарга, казылыкка уңай тәэсир итәргә сәләтле, шулай ук гингивит һәм пародонтит булганда кулланалар. Киптерелгән канәфер сагызны да алыштыра ала, зарарлы бактерияләрне нейтральләштерә, авыздагы исне бетерә. 

Нерв системасы өчен кирәкле В группасы витаминнары комплексын шулай ук әлеге тәмләткечтән алалар. 

Ул яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый. 

Шунысы кызык: канәфер яшәү көче бирү белән бергә хәлне дә алырга мөмкин. Кан басымы белән изаланган кешеләргә аны кулланмау хәерле. 

Канәфер мае ароматерапиядә уңышлы кулланыла. 

 

Рецептлар 

Авыз куышлыгында проблемалар булса, теш сызласа, казналык ялкынсынса, стоматит интектерсә, авыздан ис килсә, канәфер чәйнәргә кирәк. Ангина башланганда да әйбәт дәва ул. 

Ашар алдыннан 15 минут кала 1-2 канәферне 1 чәй калагы бал белән чәйнәргә киңәш итәләр. Ләкин ашказаны язвасында һәм уникеилле эчәк авыртканда, кан басымы югары булганда канәфер зыянлы булырга мөмкин. 

Гипотония булганда берничә канәфер орлыгын чәйнәргә кирәк, кофеин кебек үк тәэсир көченә ия ул. 

Канәфер мае төрле үлекле яраларны, фурункулаларны дәвалаганда кулланыла. Тире проблемалы булса, канәфернең эфир майларыннан файдаланалар. 

Канәфер мае артрит, артрозларда да үтемле чара. Авыртуны киметә, ялкынсынуны бетерә. Аның өчен буыннарга массаж ясыйлар. (1 аш кашыгы массаж маена 15 тамчы канәфернең эфир маен кушалар). 

Канәферне ничек сайларга? 

Сынучан, артык коры канәфер бөреләрендә эфир майлары булмый. Әйбәт бөрене суга салсаң, ул вертикаль рәвештә аска йөзә йә төпкә утыра. Әгәр канәфер су өслегендә горизонталь ятса, димәк, анда эфир майлары юк дигән сүз. Ул дәвалауда куллануга яраксыз. 

Сәламәт булыгыз!   

 

Чыганак: syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев