Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

“Каеннан өч литрдан артык су алырга ярамый”

Каен суын саклауның ике ысулы

Әфлисун белән каен согы 

Кирәк булачак ярты әфлисун, 150 гр шикәр, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 3 литр каен суы.  

Әфлисун, лимон кебек үк, сокка бераз әчкелтем тәм кертәчәк.  

Суны башта кайнатырга, әфлисунны кисәкләргә бүлеп, стерильләштерелгән банкага лимон кислотасы белән бергә салырга, шикәр комы кушарга. Шуның өстенә кайнар суны салып, тимер капкач белән ябарга.  

Каен суыннан квас 

Кирәк булачак: 10 л каен суы, 200 гр бал, 3 лимон, 50 гр чүпрә, 30 данә йөзем.  

Эмальле кәстрүлгә каен суын салып, кайнатып чыгарырга. Аннан суны суытып, лимоннан сыгылган сок, юылмаган йөзем, бал һәм чүпрә кушарга. Яхшылап болгатып, кәстрүл өстен марля белән генә ябып, 2-3 көнгә җылы урынга әчергә куярга. Шуннан соң квасны шешәләргә тутырып, салкын урынга куясы. Эчкәндә дә салкын килеш куллану киңәш ителә.  

“Каеннан өч литрдан артык су алырга ярамый” 

Яз җиттеме, халык шешә, банка тотып, урманга – каен суы җыярга ашкына. Гәрчә безгә кечкенәдән каен суын җыярга ярамый, агач корый дип өйрәтсәләр дә.  

Шешләрне дә бетерә 

Ярамаса да, каен суын халык юкка гына җыймый. Тәмле, баллы булуы өстенә, ул В, С витаминнарына бай, аның составында калий, фтор, кальций, натрий, органик кислоталар, эфир майлары очратырга була.  

Каен суы йөрәк мускулларын ныгыта, кан басымын төшерә һәм күкрәктәге авыртуларны баса. Аның шулай ук баш авыртканда яисә баш әйләнгәндә дә дәвасын күрәләр.  

Алай гына да түгел, каен суы хәтта шешләрне дә кечерәйтергә сәләтле. Шуңа да яман шештән интегүчеләргә каен суы эчәргә киңәш ителә.  

Ул организмдагы токсиннарны чыгара. Бөерләрне дә дәвалый, алардагы ташларны юк итә.  

Тын юллары белән бәйле авырулар булса да, каен суы эчүнең файдасы тими калмас. Салкын тию, каты ютәл, ялкынсынулар булса, ларингит, бронхиттан интексәгез, каен суы сезнең өчен менә дигән дәва булачак.  

Тире авырулары: экзема, псориаз, нейродермит, гөмбәчекләрдән интексәгез, язын каен суын файдаланмый калмагыз. Мондый очракларда суны эчәргә түгел, ә компресс итеп ябарга кирәк.  

Җыйгач ничек сакларга? 

“Свежий” каен суы эчәсе килгән саен банка тотып урманга йөгереп булмый, билгеле. Шуңа да сокны суыткычта саклыйлар. Кайберәүләр хәтта катыра да икән.  

Белгечләр сүзләренчә, каен суын суыткычта 2-3 тәүлек сакларга ярый. Аның куллану вакытын арттыру өчен компот кебек ябарга мөмкин.  

Моның өчен каен согын кайнытып чыгарырга, шуңа шикәр салып эретергә кирәк. Стерильләштерелгән банкага лимон салып, шуның өстенә кайнар сокны агызалар һәм тимер капкач белән борып, җылы әйберләр белән төрәләр. Кыскасы, җиләк-җимеш компоты ясаган кебек эшләргә кирәк була.  

Өч көннән сок ябылган банканы караңгы, салкынча  урынга куярга кирәк. Шул очракта эчемлек ел дәвамында үзенең файдалы сыйфатларын саклаячак.  

Каен согы зыянлы түгел, шуңа да аны озак вакыт дәвамында эчәргә мөмкин. Инфекцион авыруларны профилактикалау максатыннан, мисал өчен, ике атна дәвамында көнгә 3 стаканга кадәр эчәргә була. Хроник авырулар булганда, сокны чиста су белән кушып эчәргә киңәш ителә.  

Каенны ничек сайларга? 

Нинди каенның суын алырга була, ә кайсыныкы юк? Ничә литр сок җыйсаң – каенга зыян килмәячәк? Саба районының Лесхоз бистәсендәге алдынгы урманчыларның берсе Илһам Рәхмәтуллин укучыларыбызга “дөрес” каен сайларга ярдәм итә.  

- Каен суын өлгергән агачтан җыярга кирәк. Якынча 60-70 яшьлек булса, әйбәтрәк. Аны агачның кәүсәсенә, юанлыгына карап аерып була. Яшь каенның суын алсаң, аның үзенә үсәргә көче калмый. Бер агачтан 3 литрдан артык су алырга киңәш итмәс идем, агачның коруы бар, - ди Илһам әфәнде.  

Гадәттә каен согын урман башындагы агачлардан җыялар. Тәҗрибәле урманчы исә урманның эченәрәк кереп алырга киңәш итә. Чөнки урман башланган җирдә агачлар һәрвакыт кояш астына. Коры килгән елларда алар корырга мөмкин. Ә урман эчендә ни дисәң дә, ышыграк.  

- Каеннан суны, әгәр 3 литрдан артык алмасаң, агачка зыян килмәячәк. Ул очракта суын алган агач белән суын алмаганының үсешендә аерма да булмый. Суны алгач тишекне әйбәтләп томалап куярга онытмаска кирәк. Балта белән зур тишекләр ясарга ярамый. Агач ел саен шулай тишкәләсәң “ияләнә” һәм корый башлый, - дип аңлатты Илһам Рәхмәтуллин. 

 

Лилия ЛОКМАНОВА. 

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X