Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Гөлләрнең яфраклары кызару, очы саргаю ни турында сөйли?

Бүлмә гөлләрен ашлау турында гел язып торабыз. Теләсә нинди ашламаны туфрак төренә туры китереп сибәргә кирәк. Чөнки туфракта теге яки бу минераль юк икән, нинди генә ашлама сипсәң дә, гөлне коткарып калып булмый. Туфракка ни җитмәвен гөлгә карап белеп була.

Әгәр яраткан гөлегез аксыллана, сабаклары нәзек, яфраклары вагая икән, аңа азот җитми дигән сүз. Димәк, аммиак селитрасы сибәргә кирәк.

Азот артып китсә, киресенчә, үсемлек котырып үсә башлый, куе яшел төскә керә, сабаклары юаная. Бу очракта чүлмәкне ваннага куеп юындырырга кирәк. Юкса, гөлегез чәчәк атмаячак.

Яфракларда мәрмәр кебек билгеләр чыгу – магний белән туендырырга вакыт дигән сүз.

Әгәр яфраклар саргая икән, бу тимергә бай ашлама сибәргә кирәклеге турында сөйли.

Яфраклар кызыл-шәмәхә төскә керсә, фосфорлы туендыру җитми.

Яфрак очлары саргаю – туфрак калийга ярлы.

 

"Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев