Галимнәр яман шеш һәм диабет барлыкка килүне тоткарлый торган диета турында сөйләде
Белгечләр көн уртасында җиләк-җимеш ашау һәм йөрәк авырулары санының кимүе арасындагы үзара элемтәгә тап булган.
Сәламәт туклану дөрес продуктлар куллануны гына түгел, аларны көн дәвамында грамоталы итеп бүлүне дә үз эченә ала. Билгеле бер ризыкларны чикләнгән сәгатьләрдә генә ашарга кирәк.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Харбин университеты галимнәренең Америка кардиология ассоциациясе журналында дөнья күргән тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә.
Эксперт сүзләренчә, әлеге принципны үтәү онкология, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм диабет барлыкка килүенә юл куймаска ярдәм итә. Галимнәр көн уртасында җиләк-җимеш ашау һәм йөрәк авырулары санының кимүе арасындагы үзара элемтәгә тап булган. Шул ук вакытта, бөртекле һәм крахмаллы продуктлар – ипи, бәрәңге; сыр, итне зур күләмдә кулланучы «көнбатыш диета» вәкилләре мондый авырулардан ешрак интеккән.
Тикшеренүчеләр шулай ук рационга яшелчәләр кертелгән кичке ашның әлеге авыруларның (онкология, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре һәм диабет) үсеш алуына тоткарлык ясавын ачыклаган. Моннан тыш, белгечләр беренче тапкыр ризык кабул иткәннән соң – җиләк-җимеш, ә икенчесеннән соң сөт ризыклары капкаларга тәкъдим итә. Ә ныгытып тукланганнан соң бәрәңге яки составында крахмал булган башка продуктлар ашарга киңәш ителми.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев