Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Эсседә сокка су кушып эчү файдалы

Эсседә суга сок кушып эчегез. Организмда тоз балансын яңарта торган эчемлек – суга аңардан ике тапкыр күбрәк кушылган алма согы.

Россия Сок җитештерүчеләр берлеге проекты җитәкчесе Людмила Хомич шулай дип киңәш итә. Эчемлектә организмдагы су-тоз балансы өчен җавап бирә торган калий булуы мөһим, ди ул.

Әмма сусауны басу өчен, сокларны су белән яртылаш кушу яхшырак, ди Хомич. Аның әйтүенчә, әчкелт соклар – әфлисун, грейпфрут яки җиләк морслары эчү дөресрәк. Аларда организмда кислоталар балансын сакларга ярдәм итә торган органик кислоталар бар.

Шулай ук сусауны яшелчә соклары да баса. Аларда шикәр җиләк-җимеш сокларына караганда азрак. Шул ук вакытта микроэлементлар составына да бай. Әмма томат согын тозы аз микъдарда булганын сайлап алу яхшырак, ди эксперт.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев