Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Эфир майларын ничек кулланырга?

Сауна һәм мунча өчен бөтнек, эвкалипт, лаванда, сандал агачы, розмарин, грейпфрут, пихта, лайм, кипарис һәм чәй агачы майлары туры килә.

Эфир маен мунча себеркесен парлаганнан соң калган суга тамызырга һәм шуны агач стеналарга, ләүкәгә сибәргә була. Яки җылы суга салып, шулай ук ләүкә-стеналарга сиптерергә мөмкин.

Эфир маен кулланганда җибәрелә торган хата – аны кызган ташка сибү. Болай иткәндә май токсин чыгарып яна гына. Майның исе беткәч, күпләр аны тагын берничә кат сибә. Бу шулай ук дөрес түгел. Ис булмау әле ул май молекулалары юк дигән сүз түгел.

Ютәл булганда, салкын тигәндә, мунча себеркесе торган суга өчәр тамчы лаванда, эвкалипт, чәй агачы мае тамызыгыз.

 

 

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев